Камил Вәлиев, Камил Шакир (Мөхәммәтшакир) улы Вәлиев, рус. Валиев Камиль Шакирович (Мухаметшакирович) (1942 елның 20 сентябре, БАССР, Туймазы районы, Түбән Сәрдек авылы) — драма актеры, режиссер, Татарстан АССРның халык (1979), РСФСР атказанган (1984) артисты.
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (1964 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2002). «Тантана» премиясе лауреаты (2016).
Камил Вәлиев | |
Туганда бирелгән исеме: | Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев |
---|---|
Туу датасы: | 20 сентябрь 1942 (81 яшь) |
Туу җире: | БАССР Кандра районы Түбән Сәрдек авылы |
Һөнәре: | драма актеры, режиссер |
Гражданлыгы: | |
Амплуа: | героик-социаль каһарманнар |
Бүләк һәм премияләр: |
1942 елның 20 сентябрендә БАССР Кандра районы (хәзерге Туймазы районы) Түбән Сәрдек авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе — Мөхәммәтшакир, әнисе — Нурисафа. Мәктәптән соң, Казакъстанда геологик разведкада эшли. Туймазы пыяла заводында, район мәдәният йортында эшләгәндә драма түгәрәкләре оештыра. Уфада Гафури театры каршындагы өч айлык курсларны тәмамлагач (1962), Минзәлә драма театрында эшли башлый. Сабир Өметбаев киңәше белән, Әлмәткә Габдулла Йосыпов оештырган театр тудиясенә укырга керә.
|
|
Героик, социаль (уңай) образларны да, тискәре образларны да бердәй төгәллек белән уйный. Мәһабәт буй-сын, гаҗәеп тембрлы тавышы, сөйкемле йөз, ышандыру көче, тәвәкәллеге уйнаган каһарманнарының холкын тулысынча ачарга ярдәм итә.
|
|
Хатыны Луиза Солтанова, ТАССР халык артисты
«Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә К. Вәлиев (Мирзанур) янәшәсендә Мәдинәне уйнаган Дамирә Кузаевага (автор Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов белән бергә) 1979 елда Тукай премиясе бирелде.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.