Кадаклар

Кадаклар — бер башы очлы, икенче башы эшләпәле сүректән торган, гадәттә, металлдан ясалган һәм бер нәрсәне икенчесенә беркетү өчен хезмәт итә торган әйбер.

Кадаклар
Тимер кадаклар

Бабаларыбыз борыннан төрле кадаклар кулланган. Башта алар агачтан ясалган. Аның өчен имән, чаган сыман каты агач сайланган. Борынгы тораклар, авыллар урынында бакыр кадаклар дә, тимер кадаклар дә табыла. Агач кадак безнең көннәргә дә килеп җиткән: ул балта, чүкеч саплаганда, тәрәз рамнары ясаганда кулланыла. Осталар өстәл, утыргыч сыман йорт җиһазлары эшләгәндә нәкъ агач кадакларгә өстенлек бирә.

Тимер кадаклар элек тимерлектә чүкелгән. Тимерне кыздырып, бер як башын очлаганнар, ә икенчесен төеп “баш” ясаганнар. Ә күпләп җитештерү махсус станок уйлап чыгарылгач башланган. Ул XVIII гасыр азагында Англиянең Бирмингем шәһәрендә барлыкка килә. Шунда ук беренче кадак фабрикасы ачыла. Ә Русиядә кадакларны күпләп 1872 елда җитештерә башлыйлар.

Хәзерге вакытта гади тимердән ясалганнан тыш, кыздырылган кадаклар сатыла. Аның белән хәтта кирпеч дивар тишеп була. Винтлы яки сырлы кадаклар исә гади кадак суырылып чыгар урында кулланыла. “Котоко” дип аталган япун фирмасы пластик кадаклар җитештерә башлаган. Аларның өстенлеге шуннан гыйбарәт: тутыкмыйлар һәм балта йөзе, пычкы пычагы эләккәндә дә үзләре агач урынына юнылып торалар.

Кадаклар озынлыгына карап билгеләнә.

Чыганаклар

  • Аманат № 12 (805), Декабрь, 2010. (башк.)

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

2004 елИраклий КобахидзеNGC 4556Зөлфәт Хәким1107 елВильямс көллиятеЛазер1978 елның 31 августы вакыйгасыКаз тәпие163 елТатарстанEtnoxoronimТибет телеТансык НәҗметдиневМисырРадонПенсияКенәзЮгары Пышма1896 елНорлат районыНаил Фәтхуллин (1936)Мишәр диалектыГаяз ИсхакыйSolaZolaГабдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)1996 елАктүбә (Әстерхан өлкәсе)Аш-су (традицияләр)Җәлил ФазлыевРим папалары һәм антипапалары исемлегеКече АзияБМОИсем кушу (йола)Сынык сызыкРәзилә МөхлисуллинаЯсминә КадыйроваХанбалыкМәскәүАлбанияТөмәнPol SezannЧева телеКадим ҖәмитовМегалодонNo Use for a NameАлсу ӘбүлхановаГабдулла ТукайКапитализмQabarda teleİzospinАлександр Славутский2003 елКүктүбә (Азәрбайҗан)Нур ӘхмәдиевВертуСингапурАКШПеккоMail.RuЗәңгәр күлләр (Татарстан)Бөек Болгар илеГабделфәт СафинҮзбәкстанТатарлар тарихы29 апрельТатарстан гербыҖенси мөнәсәбәт🡆 More