Кабо-Вердеда ислам (порт. O Islã em Cabo Verde, гарәп.
Кабо-Вердеда яшәүчеләрнең күбесе ― христианнар. Католик дине тарафдарлары, күп гасырлык Португалия идарәсе йогынтысында ныгыган, илдә бердәнбер эре дини җәмгыятьне тәшкил итә: 2010 елга ― ил халкының ~80 % ы.
Ислам ― илдә иң зур азчылык дине булып тора. Кабо-Верденың мөселман җәмгыяте ― аз санлы, әмма тиз үсеш ала баручы дини җәмгыять. Ислам бу илгә Көнбатыш Африкадан үтеп кергән. Кабо-Верде мөселманнары ― күпчелек, Сенегалдан һәм башка Африка дәүләтләреннән күчкән мөһаҗирләр яки элекке мөһаҗирләрнең биредә төпләнгән нәселе. Мөселманнар Кабо-Вердеда сәүдә (вак сәүдә, сувенирлар сату) белән шөгыльләнә. Кабо-Вердеда мөселманнарның төгәл саны турында ышанычлы мәгълүмат чыганаклары юк.
Җирле A Semana (Атна, en) басмасында чыккан мәгълүмат буенча, Кабо-Верде мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлид бәйрәме) билгеләп үтәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кабо-Вердеда ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.