Илдар Каюм улы Әхмәдиев - татар рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Илдар Әхмәдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдар Каюм улы Әхмәдиев |
Туган | 22 май 1935 Казан |
Үлгән | 14 гыйнвар 2011 (75 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Кара диңгез урамы[d] |
Милләт | татар |
Һөнәре | рәссам, сәнгать эшлеклесе |
Илдар Әхмәдиев 1935 елның 22 маенда Казанда туган. Казан сәнгать училещесын тәмамлый, аннары соң армиягә китә. Тын океан флотында хезмәт итеп кайткач, «Азат хатын» журналында рәссам, китап нәшриятында сәнгать мөхәррире була, РСФСР Сәнгать фондының татар бүлегендә эшли. 1971 елда Рәссамнар берлегенә кабул ителә, ә 1980 елда берлекнең идарә әгъзасы булып сайлана.
Илдар Әхмәдиевнең Тукайга багышланган картинасы оригиналь һәм шагыйрәнә эшләнгән: Тукай шигъриятендәге күп төрле мотивлар арасыннан ул татар хатын-кызының авыр язмышы темасын сайлаган.
Илдар Әхмәдиев 2011 елның 14 гыйнварында Казанда вафат була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Илдар Әхмәдиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.