Зөлфия, әдәби исеме, тулы исем-фамилиясе Зөлфия Исраил кызы Исраилова, үзб.
Үзбәкстанның халык шагыйре (1965), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1984).
Зөлфия үзб. Zulfiya | |
---|---|
З.И. Исраилова (1915-1996) | |
Тугач бирелгән исеме: | Зөлфия Исраил кызы Исраилова |
Туу датасы: | 14 март 1915 |
Туу урыны: | Төркистан Ташкәнт |
Үлем датасы: | 23 август 1996 (81 яшь) |
Үлем урыны: | Ташкәнт |
Милләт: | яһүдә |
Ватандашлык: | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ Үзбәкстан |
Эшчәнлек төре: | шагыйрә, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1931-1996 |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, дастан |
Иҗат итү теле: | үзбәк теле |
Дебют: | 1931 |
Премияләр: | (1976)(1984) |
Бүләкләр: |
1915 елның 1 (14) мартында Ташкәнттә тимерче гаиләсендә туган. Югары мәдәниятле ата-анасы кызларында нәфис сүзгә игътибар һәм мәхәббәт уята алган. Ташкәнттә хатын-кызлар педагогия уку йортын тәмамлагач (1934), Үзбәкстан ССР ФА каршындагы Тел һәм әдәбият институтына аспирантурага укырга керә.
1930 елларда әсәрләре нәшер ителә башлый. Беренче шигыре 1931 елда «Ишчи» (тат. Эшче) газетасында басылган. Беренче шигырьләр җыентыгы «Ҳаёт варақалари» (тат. Гомер битләре) 1932 елда дөнья күрә. «Тимерай» (1934), «Кызлар җыры» (1939), «Аны Фәрхәт дияр иделәр» (1943), «Аерылышкан көннәрдә» (1944), «Хулкар» (1947), «Таңны җырлыймын» (1950), «Җаныма якын җаннар» (1958), «Лирика» (1965), «Уйлар» (1965), «Башлам» (1959), «Гомер юллары» (1974, ССРБ дәүләт бүдәге, 1976), «Мәхәббәт» (1981) һ.б. китапларында үзбәк халкының фаҗигале һәм тулы канлы иҗтиһатлы тормышын сурәтли.
1950 елларда Азия һәм Африка язучыларының тынычлык өчен хәрәкәтендә актив катнашып, Һиндстан, Мисыр, Япония һ.б. бик күп илләрдә була, сәфәрләренең тәэсирләрен китапларында язып чыга.
Ире язучы Хәмид Алимҗанның (1909-1944) мирасын барлау һәм нәшер итүгә дә игътибарлы була.
А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов , М. Вакыйф, Л. Украинка, М. Дилбози, С. Капутикян, Е. Огнецвет, М. Кәрим, Амрита Притам һ.б. әсәрләрен үзбәкчәгә тәрҗемә итә. Әсәрләре чит ил телләренә тәрҗемә итеп чыгарылган.
Вафатыннан соң «Кояшлы каләм» китабы чыга (1995).
Ире Хәмид Алимҗан (1909-1944), язучы, Үзбәкстан ССР язучылар берлеге рәисе. 1935 елда гаилә корганнар. 1944 елда автокырылышта һәлак булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зөлфия (шагыйрә), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.