Зыя Закиров: зоотехник, колхоз-совхоз директоры

Зыя Закиров, Зыя Закир улы Закиров (рус. Зия Закирович Закиров, 1918 елның 8 декабре, РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әҗмәкәй ― 1985 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Әҗмәкәй) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы.

1947―1973 елларда ТАССР Чаллы районы «Гигант» күмәк хуҗалыгы (1972 елдан совхоз) рәисе. Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы (1968). 1959―1966 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Зыя Закиров
Зыя Закиров: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр
Туган телдә исем Зыя Закир улы Закиров
Туган 8 декабрь 1918(1918-12-08)
РСФСР, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Әҗмәкәй
Үлгән 27 декабрь 1985(1985-12-27) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Әҗмәкәй
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРЗыя Закиров: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр РСФСР
ССРБЗыя Закиров: Тәрҗемәи хәле, Бүләкләре, мактаулы исемнәре, Искәрмәләр ССРБ
Һөнәре зоотехник
Җефет Мәрьям Гыйльметдин кызы
Балалар Әнүзә, Энҗе, Җәннәт, Ленуза, Зинира
Ата-ана
  • Закир (әти)
  • Шәмсебәдәр (әни)
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле

1918 елның 8 декабрендә Уфа губернасы Минзәлә өзе Макарьев (Илбакты) волосте (хәзерге Татарстанның Тукай районы Әҗмәкәй авыл җирлеге) Әҗмәкәй авылында Закир һәм Шәмсебәдәр гаиләсендә туган. 1938 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Шилнәбашта «Яңа юл» колхозында зоотехник булып эшли башлаган. Мусабай кызы Мәрьям (Гыйльметдинова) белән гаилә коргач, Уфага китәләр, ләкин туган якка әйләнеп кайталар. Тарлау шифаханәсе ярдәмче хуҗалыгында зоотехник булып эшли. 1940 елның кышында Кызыл Гаскәргә алына.

НКВДның 25нче чик буе полкында, Прут елгасында (Молдавия) хезмәт итә башлый. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Җиңү көнен Австриянең Зальцбург шәһәрендә каршылый.

Сугыштан соң Мәскәүгә эшкә чакыралар. 1946 елда гаиләсен алырга кайткан җиреннән, туган туфрактан аерыла алмыйча, 60 кешесен сугышта югалткан туган авылы Әҗмәкәйдә кала. Әҗмәкәй зооветучастогына зоотехник булып урнаша. 1947 елда ВКП(б) район комитеты аны Әҗмәкәйдәге «Алга» колхозына рәис итеп куя. 1950 елда колхоз районда алдынгылар рәтенә чыга, авыл халкы да туйганчы ипи ашый башлый. 1951 елда, колхозларны эреләндерү башлангач, «Алга» колхозы «Гигант», «Кызыл көч», «Яңа Гәрдәле» күмәк хуҗалыклары белән берләштерелә. Беренчеләрдән булып, колхозда электр станциясе төзелә, пилорама сафка баса, колхозчыларга хезмәт көне өчен икмәк белән бергә акча да бирелә башлый. 1956 елда, райком секретаре Ф. Т. Козарь тәкъдиме белән, Чаллы МТСы директоры итеп күчерелә һәм аны 1958 елга кадәр җитәкли.

1958 елдан ― 12 авылны берләштергән «Гигант» колхозы рәисе. Аның җитәкчелегендә «Гигант» колхозы берничә елда миллионер колхозга әверелә (колхозның кереме 1 млн сумнан артып китә). Ул җитәкләгән елларда, республика буенча 1 га дан уртача 10,9 ц уңыш алынганда, хуҗалыкта бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 19 ц, 1 савым сыердан савылган сөт 3 мең кг га җитә; терлекчелек фермалары төзелә, бөтен уңайлыклары булган яңа үзәк утарның проекты эшләнә һәм төзелә башлый .

1959―1963, 1963―1967 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

1970-елларда КамАЗ төзелеше башлана. 12 хуҗалык янә 3 совхозга таркатыла, авылларны юкка чыгару, завод төзибез дип, җирләргә кул сузу башлана. 1970 елда республика партхозактив җыелышында КамАЗ төзүчеләренә: «автогигант өчен бүлеп бирелгән җирнең бер генә карышы да юкка чыкмасын», дигән наказ бирә. 1973 елда Зыя Закир улы пенсиягә озатыла, совхозга яңа директор ― Нәҗип Зыятдинов (1925―2008) билгеләнә һәм аңа 1976 елда «хезмәт уңышлары өчен» Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме тапшырыла.

Зыя Закир улы 1985 елның 27 декабрендә 67 яшендә вафат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

    Мәкаләләр

Сылтамалар

Tags:

Зыя Закиров Тәрҗемәи хәлеЗыя Закиров Бүләкләре, мактаулы исемнәреЗыя Закиров ИскәрмәләрЗыя Закиров ӘдәбиятЗыя Закиров СылтамаларЗыя Закиров1918 ел1985 ел27 декабрь8 декабрьБөек Ватан сугышыМинзәлә өязеРСФСРРус телеСССРТАССРТатарстан АССР Югары СоветыТукай районыУфа губернасыӘҗмәкәй

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Лайош КошутUrıs yazıСергей Ковалёв (эшмәкәр)ЗольмсCNN3Согуд ГарәбстаныСловенияТарихТатарстан16 ноябрьBreak (төймә)Татар милли киемнәре23 июльПедивильяноДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеГарифҗан МөхәммәтшинФәйзрахманчыларИнглиз телеМиләүшә Шәй­хет­ди­но­ваКазан яшь тамашачы театрыГөрҗистанБеренче бөтендөнья сугышыЭльмира ШәрифуллинаБаварияГрессоне-Ла-ТринитеМатбугат.руЗәңгәр шәл (спектакль)Вашингтон (башкала)Перу4 июньИталияЕкатерина ШульманБулат Мусин (1994)Айгөл МиңнуллинаӘхмәт КитаевФёдор ДостоевскийАквиналы ФомаФоксборо (Массачусетс)Creative Commons litsenziäläreБорынгы дөньяӘрмәнстан1989 елМәскәүЭнҗе МөэминоваМетаболизмНурбәк БатуллаТатар телеMançester Siti futbol taqımıЗагребФизика«Мунча ташы» театрыОстровнойЯңа Тура мәчетеАнджелина ДжолиСтерлиң фунтыӘбү ХәнифәКамил ЗыятдиновКасыйм татарлары авылларыАлароВикипедияСан-Луис-ОбиспоҺэлли БерриРамил ТөхфәтуллинТеннисӨйТатар ВикипедиясеАлтын УрдаИван ЗолоЯсалма интеллектЖасмин (җырчы)Санак төймәсарыМальта🡆 More