Зур панда яки бамбук аюы, һинд камышы аюы (лат.
Ailuropoda melanoleuca) — аюлар гаиләлегеннән (Ursidae) янутларның кайбер үзлекләренә ия булучы үзенчәлекле кара-ак йонлы имезүче хайван төре.
Зур панда | |
Кыскача исем | A. melanoleuca |
---|---|
Масса | 104 грамм һәм 117,5 ± 40 килограмм |
Халыкара фәнни исем | Ailuropoda melanoleuca David, 1869 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Большие панды[d] |
Таксонның халык атамасы | Großer Panda |
Тәүге атамасы | U. melanoleucus[d] |
Эндемик булган төбәкләр | Кытай |
Макималь гомер озынлыгы | 36,8 ел |
Йөклелек чоры | 130 ± 33 тәүлек |
ХТСБ саклану статусы | куркыныч яный[d] |
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы | gigadb.org/dataset/100004 |
Яшәү тирәлеге | урман |
Туклану чыганагы | бамбуковые[d] |
Вәкиле | Кытай һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды |
CITES Appendix | Appendix I of CITES[d] |
Оя зурлыгы | 1,5 ± 1 |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Ailuropoda_melanoleuca |
Зур панда Викиҗыентыкта |
Ailuropus ыругының бердәнбер калган заманча төре.
Зур панда үзәк Кытайның таулы төбәкләре - Сычуань һәм Тибетта яши.
XX гасырдан панда - Кытайның милли эмблемасы булды.
Панданың кытайча атамасы - 熊猫, пиньинь: xióngmāo, "аю-мәче" дигән сүз. Элек панда - тимгелле аю (Ailuropus melanoleucus) дип аталган.
Пандасыманнар гаиләлегенә (Ailuridae) Зур панда төре керми.
Зур панда озынлыгы 1,2-1,8 метрга җитә, массасы 17—160 кг тәшкил итә. Ана пандага караганда ата панда зурлыгы буенча 10% һәм авырлыгы буенча 20% зуррак.
Бүтән аюлардан аермалы буларак панда шактый озын койрыгына ия (10-15 см).
Тәне массив, куе ак күрек белән капланган, күзләре тирәсендә кара таплар, кара колаклар, кара аяклар бар. Арткы кыска юан аякларда үткен тырнаклар урнашкан. Алгы аякларда зур бармак һәм биш гади бармак бар.
Ерткыч хайван булганга карамастан панда гомер буе тик бамбук ашый. Җиткән панда көн саен 30 га кадәр кг бамбук ашый.
Кайчакта панда күкәй, кечкенә кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, үләксә дә ашый.
Әгәр бамбук чәчәк атканнан соң үлеп бетсә, панда ачлыктан да үлә. Шундый очраклар 1963 һәм 1975 елларда булган.
Җәен пандалар югары температурадан качсын өчен 4000 м биеклегенә менәләр.
Зур панданың кардәш хайваны - Көньяк Америкада торучы күзлекле аю булып тора. Кече панда үз гаиләлеген булдыра (Пандасыманнар).
Ана панда йөклелеге 95-160 көн дәвамында сузыла. Ана панда 1-2 баласын таба, аның авырлыгы 90-130 г җитә.
Тоткынлыкта панда бик сирәк үрчи.
Зур панда куркыныч янаган төр булып тора, 2016 елга кадәр юкка чыгучы төргә караган.
Кыргый тәбигатьтә нибары 2060 панда кала бирә.
Зур панда Кыргый Табигатьнең Бөтендөнья вакыфы (WWF) символы булып тора.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зур панда, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.