Диана Сәфәрова, Диана Әсгать кызы Сәфәрова, рус. Сафарова Диана Асгатовна (1984 елның 16 июле, ТАССР, Казан) — кино- һәм арт-продюсер, TV алып баручысы, журнал мөхәррире, «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куючы, ТР Иҗтимагый пулаты әгъзасы.
Диана Сәфәрова | |
---|---|
Туган телдә исем | Диана Әсгать кызы Сәфәрова |
Туган | 16 июль 1984 (39 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Патрис Лумумба урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Русия театр сәнгате университеты[d] |
Һөнәре | режиссёр, продюсер |
Ата-ана |
|
Сайт | https://twicopy.org/dianasafarova/ |
1984 елның 16 июлендә Казанда Әсгать Сәфәров гаиләсендә туган. Әнисе — Луиза. Диана туганда әтисе көндез тикшерүче булып, төннәрен балалар бакчасында каравылчы булып эшләгән. Казанда финанс институтын, Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлаган.
КФЭИ тәмамлагач, «Светский» журналын нәшер итә, «Эфир» телеканалында «Хатын-кыз бәхете» (рус. Женское счастье) һәм ТЯГ каналында «Кияүдә – ир артында!» (рус. Замужем — за мужем!) программаларын алып бара.
Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында режиссер буларак дебют ясый: «Маугли» спектаклен куя. «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе кысаларында актриса буларак чыгыш ясый.
Спорт турында кино һәм телевидение халыкара фестиваленың (беренчелегенең) 33нче финалы (FICTS Challenge 2015) генераль менеджеры буларак, Казанда фестивальның финалын уздыра.
Театр проектларын, Александр Сокуров (ru) һәм һолланд кинорежиссеры Йос Стеллинг (ru) фильмнары ретроспективасын, «Театр.doc» театры (ru) гастрольләрен оештыру белән шөгыльләнүче «Тере шәһәр» (рус. Живой город) фондын гамәлгә куючы (Инна Яркова, Артем Силин белән берлектә).
Кирилл Серебренниковның (ru) «Ученик» фильмының продюсерлар төркеменә керә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Диана Сәфәрова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.