Дамир Исламов, Дамир Назир улы Исламов (1996 елның 13 октябре, РФ, Татарстан, Лениногорск – 2022 елның 7 марты, Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое) – россияле һөнәри хәрби, танк командиры, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң).
Украинада махсус операция барышында һәлак булган (7.03.2022).
Дамир Исламов | |
---|---|
Туу датасы | 13 октябрь 1996 |
Туу урыны | РФ, Татарстан, Лениногорск |
Үлем датасы | 7 март 2022 (25 яшь) |
Үлем урыны | Украина / ЛХР, Северодонецк районы, Золотое |
Иялек | РФ |
Гаскәр төре | танк гаскәрләре |
Дәрәҗә | өлкән лейтенант |
Җитәкчелек иткән | танк экипажы |
Бүләкләр һәм премияләр |
1996 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туган. Православие динен алган. Өйләнмәгән һәм балалары юк. Әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова (2022 елның август аенда вафат), ике өлкән кыз туганы бар. Лениногорск шәһәренең 6нчы урта мәктәбен (2014), Россиядә команда профилендәге офицер-танкистлар әзерләүче бердәнбер хәрби училище булган Казан югары танк командирлары училищесын (2018) тәмамлаган.
Хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң, 2018 елдан Көньяк хәрби округның Ростов өлкәсендә урнашкан 84839нчы хәрби бүлегендә хезмәт итә башлаган .
2022 елның 24 февраленнән Россия гаскәрләренең Украинадагы махсус операциясендә катнаша.
Рәсми версия буенча, аның командованиесе астындагы танк экипажы (Т-72Б1 танкы, 163 гвардия танк полкы, 150 мотоукчылар дивизиясе, командир өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик ефрейтор Дамир Гыйлемханов, наводчик рядовой Иван Цевун) 2022 елның 7 мартында бронетөркем составында хәрәкәт итеп, ЛХР территориясендәге Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә Украина ягының ныгытылган районын штурмлаган. Танк экипажы Украина ягының озак вакытка дип әзерләнгән ут ноктасын һәм якынча 10 тере көчен юкка чыгара. Шул вакытта танкка «Молотов коктейле» атып тигезәләр һәм аңа ут каба.
Ут астыннан янган машинаны алып чыгып, танк экипажы машинага капкан утны сүндерә һәм хәрби бурычны үтәргә әйләнеп кайта. Алга таба танк экипажы Украина ягының биш танкы белән тигезсез көрәшкә керә һәм, дүртесен юк итеп, аларга җитди зыян китерә. Алга таба һөҗүм итү нәтиҗәсендә офицерның хәрби машинасына ут атып тигезәләр һәм экипаж урында һәлак була.
Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен», өлкән лейтенант Исламов Дамир Назир улына Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә .
2022 елның 22 мартында туган ягы Лениногорскида җирләнгән . Хушлашу православие дине йоласы буенча Лениногорск Мәдәният сараенда уза, отпеваниены Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий уздыра. Мәрхүм Лениногорск шәһәренең Камышлы бистәсендәге православие зиратында җирләнгән . Хушлашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дамир Исламов (1996), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.