Губерна (губирна, гөбирна, гөбернә, рус. губерния) — 1708—1929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.
Губерна башында губернатор торган.
Беренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.
1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.
1796—1797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган.
ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Губерна, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.