Грециядә мәгариф - 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге барлык балалар өчен дә мәҗбүри булып тора.
Ул үз эченә ала башлангыч (грек. Δημοτικό Σχολείο) — 6 сыйныф, һәм тулы булмаган урта (грек. Γυμνάσιο) - гимназия, 3 сыйныф, мәгарифне. Бар мәктәпкәчә оешмалар: ясли-бакчалары (грек. Παιδικός σταθμός) 2,5 яшькә җиткән балалар өчен.
(Атнага сәгать саны укытучыдан тора)
1997 нче елның белем бирү ислахы нигезендә өстәмә урта белем бирүне ике типта белем алырга мөмкин: гомуми лицей( 1997 елда грек. Ενιαίο Λύκειο атала иде, ә 2006 елны ул узенең исемен грек. Γενικό Λύκειο үзгәртте) һәм һөнәри-техник белем бирү йортлары(грек. Τεχνικό Επαγγελματικό Εκπαιδευτήριο — техникумнар). Гомуми лицейда уку 2 яки 3 ел, ә техникумда 3 ел дәвам итә. Гомуми лицей аттестаты урта белем бирү курсының тәмамлануын гына раслый, техникум аттестаты белгечлек буенча эшкә урнашу хокукын бирә. Шул ук вакытта укучыларның бер бинадан икенчесенә күчү мөмкинлеге саклана. Өстәмә урта белем бирү оешмаларына шулай ук һөнәри әзерлек институтлары да керә (грек. Ινστιτούτο Επαγγελματικής Κατάρτισης).
Грециядә бик күп шәхси мәктәпләр эшли, аларда укый 6 % башлангыч һәм урта мәктәп укучылары (иң югары процент Евросоюзда). Шәхси мәктәптә укыту бәясе елына 1500 евро тәшкил итә.
Греция Конституциясе (ст 16.8) нигезендә, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары булдыру илдә тыела. Дәүләт югары белемне университетларда һәм техник белем бирү институтларында алырга мөмкин(грек. Τεχνολογικό Εκπαιδευτικό Ίδρυμα). Аларга лицейның икенче яки өченче классыннан соң имтихан нәтиҗәләре буенча керергә мөмкин. Греция университетларында уку елы 1 сентябрьдән 21 июньгә кадәр дәвам итә, ә укыту 11 сентябрьдән башлана һәм 15 июньне тәмамлана. Ел дәвамында Раштуа һәм Пасхага багышланган озын каникуллар бар, аларның гомуми озынлыгы 4 атнадан артмый.
2008 елда Грециядә башлангыч белем алуга дәүләт чыгымнары-2 097 154 000 евро тәшкил иткән, уртача белем алуга-2 523 807 650 евро; югары белем алуга-1 078 554 000 евро һәм техник белем алуга-409 576 000 евро сарыф ителгән. Мәгарифкә еллык чыгымнар тулаем эчке продуктның 4,4 % тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча Греция дөньяда 92 урынны били.
2010 елда Греция Хөкүмәте югары уку йортларының ачыклыгына һәм интернационализациясенә ярдәм итүгә, укучылар һәм студентлар үзидарәсенең мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендә радикаль ислахлар башлануын игълан итте. Моннан тыш, 2013-2014 нче уку елына озайтылган көннең беренче мәктәпләре һәм онлайн-мәктәпләр ачу планлаштырылган иде.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Грециядә мәгариф, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.