Галина Стаханова

Галина Стаханова, Галина Константин кызы Стаханова (рус. Галина Константиновна Стаханова, 1940 елның 12 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү) — совет һәм РФ кино, театр актрисасы.

200 дән артык фильмда һәм сериалда төшкән. Күбесенчә, икенче пландагы рольләрне һәм эпизодларны башкара, клипларда төшә, телесериалларда еш катнаша, характерлы образларны уйный.

Галина Стаханова
Фото
Туган исеме:

рус. Галина Константиновна Стаханова

Туган көне:

12 октябрь 1940(1940-10-12) (83 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү

Гражданлыгы:

ССБР байрагы ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1979 — х. в.

IMDb:

ID 0821626

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 12 октябрендә Мәскәүдә туган. Сугыш елларын гаиләсе белән Алматыда уздыра. Кечкенәдән актриса булырга хыялланса да, театр уку йортларына керергә кыюлыгы җитми. Үзенең хыялына якынаю максатында, 19601962 елларда Мәскәүнең Маяковский исемендәге театрында гример өйрәнчеге булып хезмәт итә. 19621964 елларда ГИТИСта тәэминат бүлеге башлыгы булып тора. 1965 елдан Мәскәү дәүләт университетының мәдәният йортында костюмер, «Мосфильм» киностудиясе төркемнәрендә администратор. Кино йолдызлары Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты Вера Пашенная (18871962), РСФСР халык артисты Наталья Гундарева (19482005) теләктәшлеге аңа кыюлык өсти, 1965 елда Мәскәү дәүләт университетының студентлар театрына (театр җитәкчесе Марк Захаров, соңрак Роман Виктюк) конкурс аша уза. Озак еллар төп эше белән бергә, әлеге театрда рольләр башкара. 1973 елда В. И. Ленин исемендәге Үзәк стадионның тәэминат бүлегендә эшли. 1985 елдан «Лужники» спорт сараенда өлкән контролер. 1982 елга кадәр Роман Виктюк театрында хезмәт итә.

Кинодагы карьерасы 1985 елда башлана. Евгений Евтушенко (19322017) «Детский сад» фильмында үзенең әбисен уйнарга чакыра. «Мосфильм»ның сәнгать шурасы актрисаның кандидатурасын бик авырлык белән раслый. Әлеге фильмдагы Женяның әбисе роле — кинода уйнаган беренче роле була. Шул вакыттан бирле 200 дән артык фильмда һәм сериалда төшкән.

Гаилә хәле

Ире—өйдәше (1960 еллар ахырында) — актер Ролан Быков (19291998).
Кызы Мария (1975), медицина көллиятендә укытучы. Оныгы Лиза.

Әдәбият

  1. Октябрь аенда кабынган йолдызлар. Галина Стаханова. «Сөембикә», 2015 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Галина Стаханова Тәрҗемәи хәлеГалина Стаханова Гаилә хәлеГалина Стаханова ӘдәбиятГалина Стаханова СылтамаларГалина Стаханова ИскәрмәләрГалина Стаханова12 октябрь1940 елКиноМәскәүРСФСРРФРус телеСССРТеатр

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ТунисБонк (гмина Карсин)Электр каршылыгыХәбир Ибраһим«Казан» милли-мәдәни үзәге1529 елЙолдыз МиңнуллинаMäxmät KapetanoviçKnarik VardanänПсихологияАКШ Кораллы көчләреӨлкәКлара ХәйретдиноваҖырлыйк әлеHD196544Россия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыОтто фон БисмаркИскәндәр НасыйровВойцех ЯрузельскийГарри КаспаровӘманәтРуслан СаберовВикимедиа проектларыЮг телеТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)1577 елАк чәчәкләр2010 елАнглияМидхәт ӘбделмәновӨЧулпан ХаматоваГрибанКама Тамагы районыКыйссаи Йосыф (китап)1989 елMail.RuИрина ШәйхелисламоваЗапорожьеБәләбәй (станция)СәламәтлекСергей Антипов (1949)Марсель ГалиевПәнҗешәмбеМәрьям АрслановаАльберт Нурмиев (1973)Хорват телеEpicaГиперсылтамаРоссияГөлдания ХәйруллинаЮрий Баранников2015 елБеренче май (бәйрәм)ЧәршәмбеМэрилендСьер-ГоМәскәү метрополитеныНәҗип БәдретдиновВладимир ПутинРөстәм МиңнехановНәҗип ДумавиЗәңгәр чәчәк (уен)Утыр, утыр, МәликәРинат Садыйков (1986)Мәскәү кремлеБорынгы грек телеШәехзадә Бабич🡆 More