Даниель Габриель Фаренһейт (Фаренһайт; алман. Daniel Gabriel Fahrenheit; , 24 май 1686(16860524), Данциг — 16 сентябрь 1736, Һаага) — алман физигы.
Бөекбритания һәм Нидерландларда эшләгән. Спиртлы (1709) һәм төрекөмешле (1714) термометрлар ясаган. Үз исеме белән аталган температура шкаласын тәкъдим иткән. Анда гомум кабул ителгән таяныч нокталары — нормаль атмосфера басымында бозның эрү ноктасы белән суның кайнау ноктасы арасында температура интервалы 180 бүлеккә — Фаренһейт градусына бүленгән. Фаренһейт шкаласында бозның эрү ноктасы — 32 °F, суның кайнау ноктасы — 212 °F.
Габриель Фаренһейт | |
---|---|
Туган телдә исем | алман. Daniel Gabriel Fahrenheit |
Туган | 24 май 1686[…] Гданьск, Поморское воеводство[d], Великопольская провинция[d], Польша кыйраллыгы[d], Реч Посполита |
Үлгән | 16 сентябрь 1736[…] (50 яшь) Һааг, Җиде берләшкән провинция җөмһүрияте[d] |
Күмү урыны | Kloosterkerk[d] |
Ватандашлыгы | Реч Посполита |
Һөнәре | физик, уйлап табучы, эш коралларын уйлап табучы, химик |
Фән өлкәсе: | физика |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Габриель Фаренһейт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.