Глонасс

ГЛОНАСС (рус. Глоба́льная навигацио́нная спу́тниковая систе́ма) яки Глобаль навигацион иярчен системасы — Россиянең иярчен навигацион системасы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Саклану министрлыгының йомышы буенча эшкәртелә башлаган.

Ике эшли торган глобаль иярчен навигацион системасының берсе.

Глонасс
ГЛОНАСС һәм GPS (шулай ук Galileo, Compass) иярченнәр навигацион орбиталарын чагыштыру
Глонасс
ГЛОНАСС-ның икенче буын иярчене

Баштарак ГЛОНАСС системасы хәрби максаттан эшкәртелә башлана, 1982 елда Ракеталар һөҗүме турында кисәтү системасы һәм ГЛОНАСС проектлары бергә җибәрелә.

Әлеге система хәрби һәм хәрби булмаган сигналлар Җир шарының һәр ноктасында тапшыра ала, Россия һәм чит ил кулланучыларына бушлай хезмәт күрсәтә.

Тасвир

Системаның нигезе 24 иярченнән тора, һәр иярчен Җир өслеге өстеннән 3 орбиталь яссылыкта хәрәкәт итә, әлеге орбиталь яссылыклар 64,8° белән авышкан, орбиталар биеклеге 19 400 км тәшкил итә.

Үлчәү мәсләге NAVSTAR GPS АКШ навигацион системасына охшаш. Ләкин ГЛОНАСС һәм GPS арасында бер мөһим аермасы бар: ГЛОНАСС иярченнәренең орбиталь хәрәкәтендә Җирнең әйләнүе белән резонансы (синхронлыгы) юк, шуңа күрә ГЛОНАСС иярченнәре стабильрәк хәрәкәт итәләр, ГЛОНАСС галәми аппаратлары өстәмә төзәтүләрне таләп итмиләр, ләкин ГЛОНАСС иярченнәре хезмәт вакыты GPS-ныкыннан кыскарак.

Хәзерге вакытта ГЛОНАСС проектын үстерү белән Роскосмос һәм Россиянең Мәгълүмати системалар һәм приборлар төзү ширкәте шөгыльләнә.

2016 елда ГЛОНАСС-ның төгәллеге 2-4 метрга иреште һәм GPS-тан калыша әле, ләкин төньяк киңлекләрдә ГЛОНАСС GPS-тан дөресрәк эшли, шуңа күрә швед ширкәте Swepos ГЛОНАСС һәм GPS-ны бергә кулллана.

2011 елдан Россиядә юлчылар ташу транспортында ГЛОНАСС мәҗбүри рәвештә кулланылырга тиеш.

Сылтамалар

Tags:

ИярченРоссияРус телеСССРСаклану

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АйоваPortОлег ФазылҗановПодкастТуган тел (шигырь)Габдулла Тукай биографиясе2018 елАмерика Кушма ШтатларыСөннәтче бабайРинат Вәлиев (1971)Габдулла ТукайХалыкара хатын-кызлар көнеC++ЯндексАфразияВикиханәКалифорния (штат)Күренмә нурланышХуннуХалыкара рус СоветыЕвропаТөсТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыНур Әхмәдиев«Казан» милли-мәдәни үзәгеITPRIPL1АКШ Кораллы көчләреАристотель1870 елТатар теленең аңлатмалы сүзлегеҺетеросексуальлекСарман районыКешенең җенси системасыГабдулла Тукай музейларыФёдор Токарев2013 елКраньКадим ҖәмитовAleksey NavalnıyВорошилов районы (Татарстан АССР)18 сентябрьҖир көнеДәүфит ХәмәдишинТатмедиаПансексуальлекАксаково (Бәләбәй районы)Совет Социалистик Республикалар БерлегеӘлдермештән Әлмәндәр (пьеса)Мөхәммәт пәйгамбәрПётр ЧайковскийSigvaКуниХокукКәбир МөхетдиновЧәршәмбеРобагыйРөстәм Мингалим19 нчы мәктәп (Яр Чаллы)Заһидулла ЯруллинБонк (гмина Карсин)Ренат ХарисТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеВальхалла (дан залы)🡆 More