Вера Мухина

Ве́ра Игна́т кызы Му́хина (рус. Ве́ра Игна́тьевна Му́хина) (1889, 19 июнь (1 июль), Рига — 1953, 6 октябрь, Мәскәү.) — совет скульпторы.

1947 елдан 1953 елга кадәр — ССРБ Сәнгать академиясе Президиумы әгъзасы. Биш Сталин премиясе лауреаты (1941, 1943, 1946, 1951, 1952).

Вера Мухина
Вера Мухина
Туган телдә исем Ве́ра Игна́тьевна Му́хина
Туган 1 июль 1889(1889-07-01)
РИ, Рига
Үлгән 6 октябрь 1953(1953-10-06) (64 яшь)
ССРБ, Мәскәү
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеВера Мухина Русия империясе
РСФСРВера Мухина РСФСР
ССРБВера Мухина ССРБ
Әлма-матер Академия Коларосси[d], Академия де Ла Палет[d] һәм Гранд-Шомьер[d]
Һөнәре скульптор.
Эш бирүче Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d], ВХУТЕМАС[d] һәм Императорский фарфоровый завод[d]
Җефет Замков, Алексей Андреевич[d]
Ата-ана
  • Игорь Кузьма улы Мухин (әти)
  • Надежда Вильгельм кызы Мухина (кыз-фамилиясе — Мюде), (әни)
Вера Мухина

Вера Мухина Вера Мухина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Вера Мухина сәүдәгәр Игорь Кузьма улы Мухин гаиләсеннән булган. Ригада туган. Әнисе үлгәннән соң (1892 ел) гаилә Феодосиягә күчте. 1904 елда Вераның әтисе үлә. Вераны һәм аның апасыны Марияны Курскида яшәгән абыйлары һәм апалары сыендырды. Анда Вера гимназияне бик яхшы тәмамлаган. 1910-1911 елларда Константин Юонның шәхси сәнгать мәктәбе курсларында укый. 1912 елда Мухина Парижга китә — сәнгать белемен дәвам итәргә. Парижда Любовь Попова һәм Надежда Удальцова белән очрашты. Анда ул Антуан Бурдельнең шәхси академиясенә укырга керде.

1914 елда Мәскәүгә кайткан. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң шәфкать туташлары курсын тәмамлый һәм хәрби госпитальдә эшли. Монда ул яшь хәрби табиб Алексей Замков белән танышты. 1918 елда Вера Игнатьевна Алексей Замковка кияүгә чыга.

1918-1922 елларда Вера Мухина Ленинның "монументаль пропаганда" планын тормышка ашыруда актив катнаша. 1927-1930 елларда ВХУТЕИНдә укытты.

Мухинаның иң танылган композициясе Парижда 1937 елгы Бөтендөнья күргәзмәсендә урнаштырылган. Бу 24-метрлы монумент "Эшче һәм колхозница". Вера Мухина композициясе архитектор Борис Иофан тарафыннан проектланган Совет павильонын таҗлаган. Бу әсәр өчен Вера Мухина үзенең беренче Сталин премиясен алды (1941). Икенче Сталин премиясен скульптор 1943 елда Барый Йосыпов һәм Иван Хижняк портретлары өчен алды.

Вера Игнатий кызы Мухина 1953 елның 6 октябрендә вафат була. Үлем сәбәбе стенокардия булды. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнде.

Истәлек

  • Мухина хөрмәтенә Мәскәүдә, Кривой Рогда һәм Иркутскида урамнар аталган.
  • Феодосия һәм Ригада Вера Мухина музейлары бар.
  • Мәскәүдә Пречистенский тыкрыгында В. И. Мухинага һәйкәл урнаштырылды; һәйкәл авторлары — скульптор М.К.Аникушин һәм архитектор С.П.Хаджибаронов
  • Вера Мухина хөрмәтенә Чулпандагы кратер аталган.

Галерея

Искәрмәләр

Tags:

Вера Мухина Тәрҗемәи хәлеВера Мухина ИстәлекВера Мухина ГалереяВера Мухина ИскәрмәләрВера Мухина1 июль188919536 октябрьМәскәүРигаРус теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Руслан Айсин (1980)Сарман районыКадим ҖәмитовАк чәчәкләр (фильм, 2015)Илдар Кыямов23 июньВил СаттаровХатыйп МиңнекәевКәбисә елТелекоммуникацияЛихтенштейнФикрәт ТабиевБәхрәйнАляскаRayt bertuğannarТулаем эчке продуктТатар халык җырларыКонденсаторТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)Бонк (гмина Карсин)Америка Кушма ШтатларыВольфганг Амадей МоцартРобагыйДмитрий МенделеевБөек Ватан сугышыЛилия МәхмүтоваГарри КаспаровАлюминийРәшит ӘхмәтҗановНорлат районыХарис ЯкуповӘфганстанМәскәү кремлеВладимир Кулагин урамы (Казан)Böyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıПатшалык (биология)1966 ел25 ноябрьCOVID-19 коронавирус авыруы2024 елӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Җаек (шәһәр)Беренче бөтендөнья сугышыЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеУтыр, утыр, МәликәВинарис ИльегетSigvaРаяз ФасиховФәнВладимир Опокин1500 елКүренмә нурланыш«Мин татарча сөйләшәм» акциясеӘни көнеКолшәриф мәчетеГабсбургларИкътисади либерализмБалФаил ШәфигуллинЗилаер районы татар авылларыВедравичыРадик ШәрәфиевКуниАристотель1970-елларГерманияСарытау1577 елАгния Барто🡆 More