Васильев Борис Львович (21 май 1924, Смоленск — 11 март 2013, Мәскәү) — рус совет язучысы, сценарист.
ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1975) һәм Россия Федерациясе Президенты Премиясе (2000).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | СССР Россия |
Туу датасы | 21 май 1924[…] |
Туу урыны | Смоленск, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 11 март 2013 (88 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Җирләнгән урыны | Ваганьков зираты[d] |
Язма әсәрләр теле | рус теле |
Һөнәр төре | язучы, сценаричы, прозачы |
Әлма-матер | Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе[d] |
Активлык чорнының башы | 1958 |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Сугыш | Алман-совет сугышы |
Әгъзалык | СССР язучылар берлеге һәм Союз кинематографистов СССР[d] |
Жанр | повесть[d], сынари[d] һәм исторический роман[d] |
Бүләкләр |
Әтисе — Лев Александрович Васильев (1892-1968) — Рус император армиясенең кадр офицеры, аннары Кызыл армия офицеры. Әнисе — Алексеева Елена Николаевна (1892-1978) мирза кызы булган.
Смоленскида укый, Борис Васильев 1941 елда Воронежның № 5 үрнәкле урта мәктәбендә (хәзер — хәзер № 28 урта мәктәп, бинаның Фридрих Энгельс урамына караган ягында Борис Васильев истәлегенә мемориаль тактаташ куелган) 9 сыйныф тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Борис Васильев 3нче комсомол истребительләр батальоны составында үз теләге белән фронтка китә. Истребительләр батальоны 1941 елның июлендә Смоленск янына җибәрелә, анда камауга эләгә. 1941 елның октябрь башында Васильев үзаллы камаудан чыга. Атлылар полкы мәктәбенә юллама ала, ә шуннан — пулемётчылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, 3нче гвардия һава-десант дивизиясе 8нче гвардия һава-десант полкында хезмәт итә. 1943 елның 16 мартында Вязьма янында һава десанты вакытында мина тарткысына растяжка эләгеп яралана һәм авыр контузия белән госпитальгә эләгә. Моннан соң демобилизацияләнә һәм 1943 елның көзендә Васильев И. В. Сталин исемендәге Бронетанк һәм механизацияләнгән гаскәрләр хәрби академиясенә укырга җибәрелә.
1946 елда академиянең инженер факультетын тәмамлый, Уралда тәгәрмәчле һәм чылбырлы тәгәрмәчле машиналарны сынаучы булып эшли. 1952 елда (КПСС) сафларына баса. 1954 елда армиядән капитан-инженер званиесында отставкага китә.
Васильевның әдәби дебюты булып «Танкист» (1954) пьесасы тора. Бу әсәр сугыштан соң ил армиясендә буыннар алмашыну темасына багышланган. «Офицер» исеме алган спектакль Совет Армиясе театрында икеләтә сәхнәләштерелгәннән соң, 1955 елның декабреннән алып сәхнәдә куелмый. Сценарист буларак, Васильев драматургиядә үз көчләрен сынап карауны дәвам итә. Васильев, ССРБ Госкино студиясендә укуын тәмамлагач, аның сценарие буенча: «Очередной рейс» (1958), «Длинный день» (1960) нәфис фильмнары куела. 1971 елда экраннарга ССРБдә киң танылу алган «Офицеры» фильмы чыга. Борис Васильев КВН сценарийлары да яза.
Борис Васильевның башлангыч чәчмә әсәре — «Иванов катер» повесте — 1967 елда «Новый мир» журналына басмага алына, әмма бары 1970 елда гына басылып чыга (№ 8-9). Повесть буенча режиссёр Осепьян Марк 1972 елда кино төшерә, әмма фильм «кәштәгә салып куела» һәм ул әсәр 1987 елда гына прокатка чыга.
1969 елда «Юность» (№ 8) журналында басылган «А зори здесь тихие...» повесте язучыга зур танылу китерә. Васильев хәтерләвенчә, Борис Полевой, кулъязманы укыгач, барлыгы ике искәрмә ясый һәм повестькә кичектермичә рөхсәт бирә. Язучы «Юность» журналында еш кына басыла башлый.
1970 елда «А зори здесь тихие...» повесте Таганка театры сәхнәсендә күрсәтелә торган иң билгеле постановкаларның берсе була. Әсәрне 1972 елда Ростоцкий Станислав экраннарга чыгара.
Язучы үзенең ижадында Бөек Ватан сугышы һәм үз буыны совет кешеләре темасына даими мөрәҗәгать итә: «В списках не значился» («Юность», 1974, № 2-4); «Завтра будет война» («Юность», 1984, № 6) «Ветеран» хикәясе («Юность», 1976, № 4), «Великолепная шестёрка» («Юность», 1980, № 6), «Вы чьё, стричьё?» («Новый мир», 1982, № 5), «Неопалимая купина» («Знамя», 1986, № 2).
Язучы үз иҗатында хәзерге заманның кискен социаль темаларына («Не стреляйте в белых лебедей», «Юность», 1973, № 6-7) һәм русия тарихына игътибар бүлә.
Соңгы берничә елда иртә Русь тарихы буенча романнарын: «Олег Вещий» (1996), «Александр Невский» (1997), «Ольга, королева русов» (2001), «Князь Святослав» (2006), «Владимир Красное Солнышко» (2007), «Мономах Владимир» (2010)- яза.
Мәскәү Язучылар берлеге һәм Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия «Ника» кинематография сәнгате академиясенең академигы.
Мәскәүдә Часовая урамы, 5 Б йортында яши.
2013 елның 11 мартында Мәскәүдә 89нчы яшендә вафат була. Үлем сәбәбе — йөрәк авыруы була. 14 мартта Ваганьково зиратында хатыны белән янәшә (42нче участкада) җирләнгән.
Хатыны (1945 елдан алып) — Зоря Альбертовна По́ляк (1926-2013), конструктор һәм телевидение мөхәррире; «А зори здесь тихие...» фильмындагы Соня Гурвич прототибы һәм «Завтра была война» фильмында Искра Полякованың прототибы була. Бронхиттан шифаханә реанимациясында мәрхүм була. Язучы аның үлемен бик авыр кичерә.
Эзлекле антисталинист. The times new басмаларының берсендәге интервьюсында болай дип раслый:
Сталин аңра булган. Гомерендә армиядә хезмәт итмәгән. Ул армиянең нәрсә икәнен дә аңламаган. Карта укый белмәгән. Аңа Шапошников — Генштаб начальнигы — карта буенча барсын да аңлаткан. «Бөйөк Сталин» легендаларда данлана. Ә иптәш Сталин Гитлердан да ахмагъррак булган…
1993 елның октябрь аенда Россия халык депутатлары съездын һәм Югары Советын көч кулланып кууны яклаган «Кырык икенең хат»ына кул куя.
2014 елның 21 маенда Смоленск шәһәрендә, Тухачевский һәм Докучаев урамнары киселешендәге скверда, Б. Л. Васильевның бюсты куела (скульпторы — Валерий Гращенков).
https://rg.ru/2013/03/11/istoriya-site.html
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Борис Васильев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.