Аскар (баш. Асҡар, рус. Аска́рово) ― авыл, Башкортстанның Әбҗәлил районы административ үзәге, шулай ук Аскар авыл советы үзәге.
Аскар | |
баш. Асҡар | |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Аскар авыл советы[d] һәм Әбҗәлил районы |
Административ-территориаль берәмлек | Аскар авыл советы[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 7634 (2010) |
Почта индексы | 453620 |
Беренче язма телгә алу | 1755 |
Җирле телефон коды | 34772 |
Аскар Викиҗыентыкта |
Беренче тапкыр 1755 елда телгә алынган. Тангатар елгасында Аскар (Әбҗәлил) авылы барлыкка килә. Аны хәзерге Бөрҗән районындагы шул исемдәге авылдан аеру өчен, Аскар Беренче исеме биргәннәр. Авылга нигез салучы Аскар Биишев булган, аңа 1834 елда 73 яшь тулган. Аның балалары: Мөхәммәткәрим, Мөхәммәтхәким, Килдияр, 1787 елда туган Мөхәммәдияр (аның балалары Ишьяр, Аллаяр, Алламорат). Аскарның олы абыйсы билгеле: Хуҗа Биишев (аның балалары Ишмөхәммәт, Ишали).
Авылның икенче исеме Түңгәвер волосте старшиналарының берсе Әбҗәлил Яхшыбаев исеменнән килеп чыккан. Ул – Пугачев явында катнашкан. Аның уллары Габделмәннан (аның уллары Ишкәү, Мөхәммәтфәиз (аның балалары Абдулла, Вилдан, Гатиятулла) һәм йорт есаулы булып хезмәт иткән Габделмоталлап (1786―1820). Соңгысының уллары Мөхәммәтвәли, Мөхәммәдйосыф, Сәйфелмөек. Аскар Биишев белән Габделмәннан Әбҗәлиловның яшен чагыштырсаң – икесе дә 1761 елда туган. Димәк, Әбҗәлил исеме Аскарга караганда борынгырак. Бу даталар авылның барлыкка килү вакыты турында да сөйли: XVIII гасырның 30 — 40нчы еллары.
V ревизия буенча, Аскарда 23 хуҗалык булган, анда 96 ир-ат һәм 59 хатын-кыз яшәгән. Х ревизия 237 ир-ат һәм 230 хатын-кыз белән 81 хуҗалыкны теркәгән. 1865 елда Әхмәт авылыннан волость үзәген Әбҗәлилгә (Аскар Беренче) күчерәләр, анда волость идарәсе оештырыла. Административ яктан, Аскар волосте Ырынбур губернасының Верхнеуральск өязе составына керә. Атна саен базар үткәрелә, мәчет эшли. 1812 елгы Ватан сугышында Исхак Сәфәргалин һәм Сәгадетдин Мөхәммәтрәхимов көмеш медальләр, шул исәптән «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» медале белән дә бүләкләнә.
Урал елгасында чик буе хезмәтен үтәүче башкортлар һәм мишәрләр төрле сәбәпләр буенча христианлык кабул итә. Әйтик, Әбҗәлил авылында яшәүче Хубайсолтан Якшимбетов Магнит крепосте рухание йортында крещение кабул иткән. Әмма авылдашлары аны дошман хисе белән каршы ала, шуңа күрә ул яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр була.
1919-1930 елларда – Тамьян-Түңгәвер волостеның үзәге. 1920 елда авылда 1193 кеше яшәүче 284 хуҗалык була.
Халык саны | |||
---|---|---|---|
1968 | 2002 | 2009 | 2010 |
2292 | ↗7067 | ↗7430 | ↗7634 |
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, күпчелек милләт – башкортлар (90,5 %).
Авыл янында шул ук исемдәге танылган пара- һәм дельтадром урнашкан.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Аскар (Әбҗәлил районы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.