Андрес Веленкосо Сегура (исп. Andrés Velencoso Segura; 1978 елның 11 марты, Тосса-де-Мар, Испания) ― Испания моделе һәм актёры.
Ул Chanel һәм Louis Vuitton йөзе буларак танылган.
Андрес Веленкосо | |
---|---|
Туган телдә исем | исп. Andrés Velencoso Segura |
Туган | 11 март 1978 (46 яшь) Тосса-де-Мар |
Ватандашлыгы | Испания |
Һөнәре | модель, актёр, телевизион актёр |
Өйдәш | Кайли Миноуг |
Андрес Веленкосо Испаниядә, Каталониядә Тосса-де-Марда туа.
Веленкосо модель карьерасын урта мәктәпне тәмамлагач, Испания модель агентлыгы Group Model Management белән килешү төзегәннән соң башлый. Ләкин аңа ихтыяҗ булмаган. Веленкосо Миланга киткәч, күпчелек агентлыклар аны кирәксез дип санаган. Нью-Йоркта урнашкан Q Model Management агентлыгы агенты Натали Кейтс аны инглизчә сөйләшмәсә дә 2001 елда эшкә ала һәм шуннан соң Андрес өчен барысы да үзгәрә. Кейтс дүрт полароид сурәтеннән портфолио ясый һәм Веленкосоны кешеләр белән танышырга җибәрә.
Шундый кешеләр арасында фотограф Мэтт Альбиани була. Икенче көнне Андрес Нью-Йоркның Ист-Хэмптонда урнашкан төшерү мәйданчыгында була. Шәһәрдә берничә көн үткәргәннән соң, ул кайбер танылган фотографларның игътибарын җәлеп итә, алар арасында Майкл Томпсон һәм Франсуа Нарс була. 2002 елда аны Banana Republic язгы реклама кампаниясен төшерергә чакыралар, ә бер елдан соң ул Дженнифер Лопес белән Louis Vuitton реклама кампаниясендә төшә. Ул Chanel Allure Homme Sport белән парфюмерия килешүе төзи һәм 2004 елда Loewe йөзе була. Аннары ул беренче тапкыр «Arena Homme +» журналы тышлыгында пәйда була, шулай ук Жизель Бюндхен һәм Диана Дондо белән Жан-Пол Готье реклама кампаниясендә төшә.
Веленкосо «L'Officiel Hommes», «Hercules», «Arena Homme +» кебек күп әйдәп баручы мода журналларының тышлыкларында, шулай ук «Elle», «Vanity Fair» һәм «L'Officiel Hommes» халыкара басмаларында урын ала. Дебютыннан бирле ул Banana Republic, Louis Vuitton, H&M, Trussardi, Chanel, Ermenegildo Zegna, Loewe, Jean Paul Gaultier, Elie Tahari һәм Etro кебек күп реклама кампанияләренең йөзе була. Фотографлар Томпсон һәм Нарстан кала, ул Терри Ричардсон, Карл Лагерфельд, Инес ван Ламсвирде һәм Винуд Матадин кебек танылган фотографлар белән эшли.
Ул Нью-Йорктагы IMG Models, Париждагы MGM, Копенгагендагы 2pm Model Management, Миландагы I LOVE Models һәм Токиодагы Donna Models белән килешүләр төзи.
Веленкосо модельләштерү эше белән беррәттән актёр да булып тора. Ул «Җәйге лагерь» һәм «B&b, de boca en boca» фильмнарында роль уйный. 2017 елда аның режиссёр Дэниел Бирманның Аргентинада төшереләчәк Netflix каналының «Эда» драмасында төп рольне уйнавы игълан ителә. 2021 елда ул Армандо ролендә Netflix каналының «Элита» сериалында дүртенче сезонда катнаша.
2008 елдан 2013 елга кадәр Веленкосо җырчы Кайли Миноуг белән очраша. 2013 елдан 2015 елга кадәр ул Испания актрисасы Урсула Корберо белән мөнәсәбәтләрдә була. Ул испан, каталан, француз һәм итальян телләрендә сөйләшә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Андрес Веленкосо, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.