Кайли Миноуг

Кайли Миноуг, Кайли Энн Миноуг (ингл. Kylie Ann Minogue, 1968 елның 28 мае, Австралия, Виктория штаты, Мельбурн) — Австралия җырчысы (сопрано), җырлар авторы һәм кино актрисасы.

Кайли Миноуг
Кайли Миноуг
Кайли Миноуг. Канн, 2007
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

ингл. Kylie Ann Minogue

Туу көне

28 май 1968(1968-05-28) (55 яшь)

Туу урыны

Австралия, Мельбурн

Эшчәнлек еллары

1987 — х. в.

Дәүләт

Аустралия байрагы Австралия

БөекбританияКайли Миноуг Бөекбритания
Һөнәрләр

җырчы, актриса

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп-музыка, синтипоп, данс-поп, ню-диско, соул, R&B

Лейбллар

Mushroom, PWL, Deconstruction, Parlophone, Geffen, Capitol

Бүләкләр

Британия империясе ордены Йөзьеллык медале (Австралия) Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены Грэмми

http://www.kylie.com
IMDb

ID 0001541

Култамга
Култамга

Тәрҗемәи хәле

Кайли Миноуг 
Бразилия. 2015

1968 елның 28 маенда Австралиянең Виктория штаты башкаласы Мельбурн шәһәрендә өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Сеңлесе һәм энесе бар. Англиядә туып-үскән, үзе дә биюче булган әнисе кызларын бию һәм музыка түгәрәкләренә йөртә.

Кино экранына беренче мәртәбә тугыз яшендә «Салливан гаиләсе» (ингл. The Sullivans) картинасында чыга. 1976 елдан «Skyways», «The Henderson Kids» сабын операларында катнаша. 1985 елда продюсер Рег Уотсон уйлап тапкан «Күршеләр» (ингл. Neighbours) сериалында (сабын операсы) уйнап, танылу ала.

1987 елда «Locomotion» исемле беренче синглы чыккач, җырчы буларак таныла, Австралия хит-парадларында иң югары урынны алып тора. 1988 елда Лондонда «Kylie» исемле беренче альбомы (бию җырлары тупланмасы) дөнья күрә. Җырчының икенче альбомы «Enjoy Yourself», сатуга чыкканчы ук ике мәртәбә «платина альбом» дип табылган. «Impossible Princess» исемле җиденче альбомы шулай ук «платина диск» дип табылган һәм 30 млн данә таралган. Бөтен дөньяда (2015 елга) 80 млн җыр язмасы сатылган. Җырлары туган илендә генә түгел, Европа һәм Америкада да хитка әверелгән.

2008 елның 5 маенда Франциянең мәдәнит министры Кристина Албанель җырчыны Әдәбият һәм сәнгатьләр ордены белән бүләкли. 2008 елның 3 июлендә шаһзадә Чарльз аңа Бөекбритания империясе ордены тапшыра.

2005 елдан бирле күкрәктәге яман шеш авыруы белән көрәшә һәм авыруны җиңә. Операциядән соңгы авыр вакытта җырчыга актер Оливье Мартинес ярдәм итә.

Студиядә яздырган альбомнары

  • Kylie (1988)
  • Enjoy Yourself (1989)
  • Rhythm of Love (1990)
  • Let’s Get to It (1991)
  • Kylie Minogue (1994)
  • Impossible Princess (1997, Бөекбританиядә Kylie Minogue)
  • Light Years (2000)
  • Fever (2001)
  • Body Language (2003)
  • X (2007)
  • Aphrodite (2010)
  • Kiss Me Once (2014)
  • Kylie Christmas (2015)
  • Golden (2018)

Шәхси тормышы

Беренче мәхәббәте (1986 елдан) — актер Җейсон Донован (01.06.1968). «Күршеләр» сериалында бергә уйныйлар.
Өйдәшләре — INXS төркеме җырчысы Майкл Хатченс (19601997, үз-үзенә кул сала — асылынып үлә); «Элит» агентлыгы моделе Җеймс Гудинг; 2003 елданфранцуз актёры Оливье Мартинес (12.01.1966).

Әдәбият

  1. Майда кабынган йолдызлар. Кайли Миноуг. «Сөембикә», 2018 ел, май, 63нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Кайли Миноуг Тәрҗемәи хәлеКайли Миноуг Шәхси тормышыКайли Миноуг ӘдәбиятКайли Миноуг СылтамаларКайли Миноуг ИскәрмәләрКайли Миноуг1968 ел28 майАвстралияИнглиз телеКиноМельбурн

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Гыйбадәт (Ислам)Manuel NoyerКарлыгачМөхәммәт МирзаҖеймс ФранкЗөлфәт ЗиннуровРус теленнән татар теленә тәрҗемәләрЭджворт (Пенсильвания)WikidataГаяз ИсхакыйТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеСу анасы (балет)Әлмәт татар драма театрыРоссия ФедерациясеРәшит Ваһаповİlon Mask1 декабрь.ieВведенский Бистәсе авыл җирлегеЧулпан ЗарифШәмсия ҖиһангироваВадим Захаров (1986)ПольшаАлмаз ГыймадиевCreative Commons litsenziäläreBötendönya kileşterelgän waqıtıАлюминий11 апрельБолгавар (станция)Муса ҖәлилРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыМарат ЯруллинҖамал ВәлидиХронолектРуслан СаберовЧума үрдәк, чума каз (уен)Мәскәү метрополитеныАлтын УрдаҖиңү көне (Бөек Ватан сугышы)Җенси якынлыкОлимпия уеннарыҖирКуниVlogРуслан ДәминовӘлмәтГрибанМәрьям АрслановаВикимедиа Фонды1993 елҺиндстанТехнологияГармунИлгиз ЗакировТүбән Кама1451 елРинат МөхәммәдиевФоат СадриевВикияңалыкларСаклау суы (Минзәлә кушылдыгы)5 декабрьАнглияСталин репрессияләреГарри Поттер һәм Ут кубогы🡆 More