Ал гөмбә́ (Russula) - базидиаль гөмбәләр классындагы җәймәле гөмбәләр ыругы.
200 ләп төре билгеле, Евразиядә, Америкада, Австралиядә үсәләр. ТРда 12 төре очрый: ашый торган ал гөмбә (R. vesca), зәңгәр-сары эшләпәле ал гөмбә (R. cyanoxantha), соргылт эшләпәле ал гөмбә (R. decolorans), саз ал гөмбә (R. paludosa), сары эшләпәле ал гөмбә (R. claroflava), зәңгәр эшләпәле ал гөмбә (R. azurea) һ.б. Ылыслы һәм катнаш урманнарда июльдән сентябрьгә кадәр төркемләп үсәләр. Микориза ясаучылар. Эшләпәсе башта кабарынкы-яссы яки батынкы-җәелгән, соңрак, үсүенә карап - җәелгән, түгәрәк, яссы яки бүрәнкәсыман, уртада батынкы; диаметры 10 см га кадәр җитә. Соры-яшел, яшел, алсу-кызыл, куе кызыл төстә. Эшләпәсе йомшагыннан җиңел аерыла торган яры белән капланган. Йомшагы уалучан, баллы яки ачы, сөтчел сыекчасы юк. Пластинкалары ачык, сабагы ак яки алсу төстә. Споралы порошогы ак яки аксыл-сары.
Зәһәр ал гөмбәдән (R. emetica) кала барлык төрләре дә ашарга яраклы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ал гөмбә, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.