Альфред Розенберг

Альфред Эрнст Розенберг (алман. Alfred Ernst Rosenberg; рус. Альфред Вольдемарович Розенберг; 12 гыйнвар 1893, Рөвел, хәзерге Таллин — 16 октябрь 1946, Нүрнберг) — рус чыгышлы алман дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенең иң абруйлы әгъзаларыннан берсе.

Альфред Розенберг
Альфред Розенберг
Туган телдә исем Alfred Ernst Rosenberg
Туган 12 гыйнвар 1893(1893-01-12)
Рөвел, Русия Империясе
Үлгән 16 октябрь 1946(1946-10-16) (53 яшь)
Нюрнберг, Алманиянең американ буйсындыру өлеше
Үлем сәбәбе асып үтерү[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Альфред Розенберг Веймар җөмһүрияте
Альфред Розенберг Өченче рейх
Әлма-матер Рига техника университеты[d], Мәскәү дәүләт техника университеты[d] һәм Латвия университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Алман эшчеләр фиркасе[d] һәм Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе
Җефет Hilda Leesmann[d] һәм Hedwig Kramer[d]
Хәрби дәрәҗә обергруппенфүрер[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]
Альфред Розенберг

Альфред Розенберг Альфред Розенберг Викиҗыентыкта

«Расачылык теориясе», «яһүд мәсьәләсенең ахыргы чишелеше», Версаль килешүеннән кире кагу һәм «сәнгать бозылуына каршы көрәш» төшенчәләренең авторы булып санала.

Тәрҗемәи хәл

Баштагы еллар

Альфред Розенберг Рөвел шәһәрендә алман башмакчы (икенче мәгълүмат буенча — сәүдәгәр) Вольдемар Вилһелм Розенберг һәм француз чыгышлы Эльфрида Каролина Сире гаиләсендә туган.

1910 елда Рөвел реаль укуханәсен тәмамлагач, Рига политехнка институтының архитектура факультетына укырга кергән. 1915 елда, Риганы алманнар тарафыннан басып алу куркынычы барлыкка килгәч, Розенберг институт белән Иваново-Вознесенскка эвакуацияләнә. Әмма Иваново-Вознесенскида яшәргә һәм укырга теләмәү сәбәпле, Мәскәүгә күчеп китә. 1918 елның гыйнварында Мәскәү югары техника укуханәсен «инженер-төзүче» белгечлеге буенча беренче дәрәҗәле диплом белән тәмамлый.

1918 елның феврелендә Рөвелгә кайта һәм алман иреклеләр корпусына керергә тырышып караган, ләкин аны «рус» буларак кабул итмәгәннәр. Рөвел ирләр гимназиясендә укытучы булып эшләгән.

Алманиягә күчеп китү

1918 елның ахырында Мүнхенга күчеп киткән; анда ул язучы эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган. 1919 елда «Туле җәмгыятенә» кабул ителә; анда ул Гитлер белән дуслаша һәм 1920 елда Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенә кабул ителә (625-нче номерлы фирка билеты).

Гитлер шәхси карашлары формалашуына зур йогынты ясаган; Розенберг карашларының күбесе «Майн кампф» китабында файдаланган.

1921 елдан — «Фөлкишер Беобахтер» («Völkischer Beobachter» - "Халкы күзәтүче") НСДАП үзәк басма органының баш мөхәррире. 1923 елда«Сыра путчы» катнашучылардан берсе.

1929 елда «Алман мәдәнияте өчен көрәш берлеге»нә нигез салган. 1930 елда Һессен-Дармштадттан Рейхстаг депутаты булып сайланган.

1934 елның 1 апрелендә НСДАП тышкы сәясәте идарәсенең башында торган. 19341945 елларда — НСДАП гомуми рухи һәм дөньяга караш тәрбияне тикшереп тору буенча фюрер вәкиле. Бөек Ватан сугышы вакытында — Көнчыгыштагы басып алынган территорияләре рейхминистры.

Сугыштан соң

Сугыштан соң Алманиянең төньягына качып киткән. 1945 елның 19 маендә Фленсбург шәһәренең һоспиталендә инглиз гаскәрләре тарафыннан кулга алына. 1946 елның 1 октябрендә Нүрнберг трибуналы тарафыннан асып үтерү җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары 16 октябрьдә Нүрнберг төрмәсендә башкарылган.

Галерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Tags:

Альфред Розенберг Тәрҗемәи хәлАльфред Розенберг ГалереяАльфред Розенберг ИскәрмәләрАльфред Розенберг Тышкы сылтамаларАльфред Розенберг12 гыйнвар16 октябрь18931946Алман телеНационал-социалистик алман эшчеләр фиркасеНүрнбергРус телеРөвелТаллин

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сынык сызык24 декабрьТатар телеСловенияМонтенегроМилош ЗеманҺейвалыКока-КолаВалаам инвалидлар йортыХәй ВахитЧәчәк авыруыТатарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәреГөмреАвстрияНефтьАльберт МулдашевСатурн (планета)Мәрьям БикбулатоваГогибик (округ, Мичиган)Эджворт (Пенсильвания)Градец-КраловеИсламның биш баганасыАбусехоНовгород республикасыКандалакшаЛацио (футбол клубы)Илдар Әхмәтов18 мартКиров районы (Санкт-Петербург)Радик ГалиәкбәровКазан яшь тамашачы театрыИван Золо1771 елФәйзрахманчыларНарниПольшаНаил Нәбиуллин (1989)Әлегзәндрия (Вирҗиния)1963 елЭчкенБрноПьольтеллоИтажаиНАТОКыйссаи ЙосыфКлассик механикаПраһаАльховкаПавел Катенин2024 елЙорт тавыгыHöykür HilmarssonУкраинаXXVII гасыр (б. э. к.)ВидовCOVID-19 коронавирус авыруыАланд утрауларыВикисәфәрİzge Rim imperiäseRobert ŞumanСогуд ГарәбстаныМаксим БатыревҖини коэффициентыНурбәк БатуллаКытайның халык-азатлык армиясе1978 елның 31 августы вакыйгасыЯпониянең милли парламент китапханәсеЧамчавуш (Сусуз)Рим🡆 More