Альда Вәлиева (11 март 1940 ел) — журналист, кинорежиссер.
1967 елдан ССРБ Журналистлар берлеге, 1995 елдан —Россиянең Кинематографчылар берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ССРБның телевидение һәм радио отличнигы (1984).
Альда Вәлиева | |
---|---|
Туган | 11 март 1940 (84 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Альда Әкрәм кызы Вәлиева 1940 елның 11 мартында Башкорт АССРның башкаласы Уфада туган. Язучы Әкрам Вәлинең кызы.
1962 елда, Свердловск шәһәрендә Җаек дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, «Башкортстан» ДТРК-сында эшли: редактор, 1993 елдан алып «Кино» иҗади берләшмә җитәкчесе.
1999 елдан башлап Башкортстан Республикасының рус драма театрында бүлек мөдире, 2004 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында бүлек начальнигы.
А. Д. Бурзянцев, Р. А. Гарәев, Л. С. Куватова, Р. М. Нурмөхәммәтов, Ә. Х. Ситдыйкова һәм башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре турында китап һәм мәкаләләр авторы. Үзенең сценарийлары буенча 50‑дән артык фильм куйган: «Башкорт җиренең рус җырлары» («Русские песни башкирской земли», 1994; халыкара фольклор фестивале лауреаты, Архангельск шәһәре, 1997), «Кызыл канәфер» («Красная гвоздика»; 1997), «Үз өеңдә кече бәйрәмнәр» («Маленькие праздники в собственном доме», 1997; «Россия» («Россия») уенсыз кино ачык фестивале дипломанты, Екатеринбург шәһәре, 1997], «Хәтер һәм өметләр чакыруы буенча» («По зову памяти и надежд»; 1997) һәм башкалар.
Берничә фильмы чит илдә төшерелә:
Альда Әкрәм кызы биш китап авторы. Аларның берсе соклангыч рәссам Азия Ситдыйкова, икенчесе билгеле җырчы Радик Гәрәев турында.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Альда Вәлиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.