Алмас Шәйхулов: филология фәннәре докторы, профессор

Шәйхулов Алмас Галимҗан улы (25 октябрь 1945 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы ― 2022 елның 6 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — телче-төркиятче.

1975 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 2009 елдан татар филологиясе кафедрасы мөдире. Филология фәннәре докторы (2001), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011).

Алмас Шәйхулов
Туган телдә исем Алмас Галимҗан улы Шәйхулов
Туган 25 октябрь 1945(1945-10-25)
СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы
Үлгән 6 гыйнвар 2022(2022-01-06) (76 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре телче-төркиятче
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре БР атказанган фән эшлеклесе

Биографиясе

Алмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкорт АССР-ының Туймазы районы Туймазы эшчеләр бистәсендә (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы каласы) туган.

1963 елда Мәҗит Гафури исемендәге урта мәктәпне Дан грамотасы белән тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Туймазы геофизик кораллар һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып башлый.

1964-1965 елларда районның Түбән Бишенде авылындагы кичке мәктәптә рус теле һәм әдәбиятеннән укыта. 1965 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар—рус бүлегенә укырга керә. 1975 елда университетны белем ала һәм, югары белемле белгеч буларак, юнәлмеш буенча Туймазы шәһәре 7-нче урта мәктәбенең өлкән сыйныфларда ике ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1972-1975 елларда ССРБ Фәннәр Академиясе Тел белеме институтының Төрки һәм монгол телләре секторы аспирантурасының көндезге бүлегендә укый.

1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли: 1980 елга кадәр филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент була, 1980-1985 елларда — өлкән укытучы, 1985-2001 елларда доцент вазифаларын башкара. 2001 елдан — профессор сыйфатында. 2010 елда Алмас Шәйхулов татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире итеп сайлана һәм бүген дә бу вазифада эшли. Ул шулай ук БДУ-ның Гыйльми советы әгъзасы.

Галим бер вакытта «Идел—Чулман—Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-аурупа (славян) халыкларының рухи мәдәнияте» вуз-ара гыйльми-тикшеренү (уку) лабораториясе мөдире.

Профессор А. Г. Шәйхулов «Дөньяның әйдәүче тел гыйлеме белгечләре» (рус. «Ведущие языковеды мира», М., 2000) һәм «Урал—Алтай (төрки—монгол) тел гыйлеме» (рус. «Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание»; М., 2001) дигән халыкара лингвистик энциклопедияләргә кертелгән.

2022 елның 6 гыйнварында вафат .

Гыйльми хезмәтләре

Галим вакытлы матбугатта

  • Нуретдинов А. Бәрәкәтле мөхиттә шытҡан орлоҡтар «Башҡортостан» гәзите, 2015, 24 октябрь.
  • Якимчук Р., Шейхвильданова Ф. Плеяда учёных и педагогов—филологов. Межрегиональная информационно-рекламная газета «Деловой МИР Башкортостана», 2015, январь-февраль, № 176.(рус.)
  • Поварисов С. Белем оҗмахында аткан чәчәкләр. «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2014, 27 декабрь(тат.).
  • Хәбибуллин Ф. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Алмас Шәйхулов менән әңгәмә). «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2010, 21 октябрь. (тат.)
  • Фәхретдинова А. Алмас Шәйхулов: «Максатыбыз: Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре арасындагы бәйләнеш үзенчәлекләрен ачып бирү». «Татар-информ», 2007, 2 октябрь. (тат.)

Искәрмәләр

Tags:

Алмас Шәйхулов БиографиясеАлмас Шәйхулов Гыйльми хезмәтләреАлмас Шәйхулов Галим вакытлы матбугаттаАлмас Шәйхулов ИскәрмәләрАлмас Шәйхулов1945 ел2022 ел25 октябрь6 гыйнварTel belemeБАССРБРБашкорт дәүләт университетыБашкортстанРСФСРРФСССРТуймазыТуймазы районыУфа

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ТелекоммуникацияВикисүзлек1429 елОлег ФазылҗановАвстралияЧәкчәк24 ноябрьЕвразияСөембикә манарасыКүчемсез мөлкәтЛилия Низамиева (1973)Айрат ХәмитовЙорт атыКыйссаи Йосыф (китап)Меркурий (планета)КытайРоман АбрамовичСарман районыКаргалар31 декабрьАтлантик океанРоссия Федерациясенең дәүләт гербыБөтендөнья пәрәвезеКәбисә елКазанСтароганькиноӘнвәр НургалиевКыйтгалардан килә татар сүзе (китап)Клара БулатоваДуван районы татар авылларыТабигатьКүгәрчен районыӘмирхан ЕникиФерментРөстәм ЗакировОлы СөлчәАльберт Нурмиев (1973)Böyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıРөстәм МиңнехановРаяз ФасиховХуннуДәүләтша утарыЧуенчы-ЧупанТуган телХәбир ИбраһимАлинә КәримоваӘлфәт ЗакирҗановIC 46421981 елРавил ШәрәфиевВедравичыВил СаттаровГизгечСөннәтче бабайРинат Садыйков (1986)Мэриленд«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыЧакбей (Луизиана)1447 ел1989 елВәлиевТарихРенат ХарисРәшит ВаһаповКамәрия Хәмидуллина🡆 More