Шәһәр Агыйдел: Русиядә шәһәр

Агыйдел (рус. Агидель, баш. Ағиҙел, 1982 елга кадәр Иске Кабан) — Башкортстанндагы кече шәһәр, Краснокама районында, Чулман елгасы белән Агыйдел кушылган җирдә, Татарстанның Актаныш районына каршы урнашкан.

Агыйдел
баш. Ағиҙел
Байрак[d]
Шәһәр Агыйдел: Иске Кабан авылы, Бистә, шәһәр, ХалыкШәһәр Агыйдел: Иске Кабан авылы, Бистә, шәһәр, Халык
Нигезләнү датасы 1980
Рәсми исем Ағиҙел
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт Шәһәр Агыйдел: Иске Кабан авылы, Бистә, шәһәр, Халык Россия
Нәрсәнең башкаласы Городской округ город Агидель[d]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Агидель[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 14 601 (1 гыйнвар 2019)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 80 метр
Мәйдан 53 км²
Почта индексы 452920
Рәсми веб-сайт adm-agidel.info
Шәһәр Агыйдел: Иске Кабан авылы, Бистә, шәһәр, Халык Агыйдел Викиҗыентыкта

Шәһәр статусына 1991 елдан ия. Күпчелек халкы — татарлар.

Иске Кабан авылы

Элек бу урында 1764 елда барлыкка килгән татар авылы була. 1870 елгы җанисәп вакытында Иске Кабан авылында 54 йорт-хуҗалык булып, аларда барлыгы 310 ир-ат, 343 хатын-кыз яшәгән. Авылда гөрләп мәчет эшләп килгән. Халык типтәр дип язылган.

1980 елның 15 апрелендә Яңа Кабан авыл Советы территориясендә Башкортстан атом электр станциясе төзи башлау өчен аның базасын һәм торак йортлар төзү урыны итеп Иске Кабан авылы яны билгеләнде.

Хәзерге көндә Иске Кабан авылы урынында, Сирай-тау башында Ак кала — Агыйдел балкый. Шәһәрнең уртасында кечкенә бакча бар. Анда элек Иске Кабан авылының зираты булган. Манаралы мәчет тә тора. Бакчаның икенче ягында ясалган курганның эченә уелып, кирпечтән зур гына стела корылган. Биредә Иске Кабан авылы буенча 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориаль такта куелган.

Бистә, шәһәр

1982 елның 30 гыйнварында Яңа Кабан авыл Советы территориясендә барлыкка килгән яңа эшчеләр бистәсен (поселогын) теркәү турында БАССР Югары Советы Президиумы указ кабул итте. Бу указ белән аңа “Агыйдел” исеме бирелде.

Башкорт АССР Югары Советы карары белән 1991 елның 31 октябрендә Агыйдел эшчеләр бистәсе республика әһәмиятендәге шәһәрләр категориясенә кертелде. Шулай итеп, 1990 ел башына 200гә якын йорт-хуҗалыгы булган Иске Кабан авылы картадан бөтенләйгә төшеп калды.

Халык

1989 2002 2010
16 067 18 721 16 370

Икътисади вазгыять

Агыйдел шәһәре атом электр станциясе төзүнең база мәйданы буларак күзалланган һәм анда куәтле транспорт инфраструктурасы да булдырылган. 1990 елда экологик куркынычсызлык йөзеннән объект төзелеше туктатылды. Шәһәрдә эшсезлек бик каты. 2008 елга, кризиска кадәр үк биредә яшәүчеләрнең күпчелеге Нефтекамага, Себергә йөреп эшләде, малтабарлык белән шөгыльләнде.

Әлеге вакытта шәһәр икътисадының үсешендә “Агыйдел” порт зонасын оештыру кысаларында куе нефть продуктлары терминалын киңәйтү, тонык нефть продуктлары терминалын төзү, елга портын тергезү, склад базаларын яңарту, Агыйдел — Арлан автомобиль юлын тергезү һәм киңәйтү, Агыйдел — Нефтекама тимер юлының икенче тармагын төзү күздә тотыла.

Дин

Фотогалерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  • Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды.
  • 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  • 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  • Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02 
  • Чыганаклар

    Tags:

    Шәһәр Агыйдел Иске Кабан авылыШәһәр Агыйдел Бистә, шәһәрШәһәр Агыйдел ХалыкШәһәр Агыйдел Икътисади вазгыятьШәһәр Агыйдел ДинШәһәр Агыйдел ФотогалереяШәһәр Агыйдел Шулай ук карагызШәһәр Агыйдел ИскәрмәләрШәһәр Агыйдел ЧыганакларШәһәр Агыйдел1982 елАгыйдел (елга)Актаныш районыБашкорт телеБашкортстанКраснокама районыРус телеЧулман елгасы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    YouTubeФәлистыйнТехас (штат)НарниУрта гасырларGoogleЙиглаваРубин (футбол клубы, Казан)Манго (җимеш)Xalıqara ğälämi stantsiäРоссия империясеЧеске-БудеёвицеЯпониянең милли парламент китапханәсеЭлвуд-Сити (Пенсильвания)ТехнологияNetflixБәкара сүрәсеSaq-Soq törkemeМилош ЗеманЮг телеХалыкара театр көнеМәгариф (журнал)БразилияПьольтеллоТаиландВадим Захаров (1986)M8L8TH(2884) Reddish«Мунча ташы» театрыСәйдә ЗыятдиноваГөлнара ЗиннәтуллинаИмам ШәфигыйУкраинаЙорт тавыгы1573 елСанак төймәсарыНефтьМаксим БатыревФранцияФриант (Калифорния)ДворяннарСанценоЛазерЗлинВьетнамРавил ФәйзуллинВинарис ИльегетХәй Вахит9 октябрьАКШ доллары1999 елАланд утрауларыӘхмәдзәки мәчетеЯңа имләГенри ФордРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Än-Nüsrä CäbhäseМисырМөнәҗәтАлароИделВакыт (газета)ҮсемлекләрГөмреМатди мирасАнджелина ДжолиЛинц1989 ел🡆 More