Фарсы мифологиясе — борынгы Олы Иран мифологиясе.
Иран мифологиясе формалашуының башлангыч этабы Һинд-Иран җәмәгате чорына (б.э.к. II меңьеллык — б.э.к. I меңьеллыкның беренче яртысы) карый..
Фарсы мифологиясе | |
Мәдәният | Зур Иран[d] |
---|---|
Фарсы мифологиясе Викиҗыентыкта |
Мифологиянең төп тексты — Фирдәүси тарафыннан X-XI гасырлар чигендә язылган «Шаһнамә» булып тора. Фирдәүсинең эше гаять зур дәрәҗәдә, авторлыкны күрсәтеп, Авестадан гына түгел, ә Бундахишн һәм Денкард кебек соңрак текстлардан Зәрдөштлек хикәяләренә һәм персонажларына таяна.
Иран мифологиясе реконструкциясе өчен төп чыганак булыып «Авеста» тора.
Иран һәм Фарсы иленең мифологиясе Һиндстан Ведик мифологиясенә якын (б.э.к. якынча 1000 ел). Ул уртак Һинд-Европа нигезеннән килеп чыккан. Иран мифологиясенең борынгы катламының күп исемнәре Ведик гимннар арасында исемнәр белән уртак тамырларга ия. Мәсәлән, соңрак фарсы Җәмшиде булган Йима — борынгы Ведик Йама Ходае (Үлем Илаһы). Җәмшид хикәясе Борынгы Иран мифологиясенең иң тәмамланган риваятьләрнең берсе.
Иран һәм Ведик мифологияләр күп уртак сюжетларга ия: иң олы җиде Ходай; Галәмдә хөкем өчен ике кардәш, әмма үзара каршы торган Ходайлар төркеме көрәше; каһарманнарның аждаһалар белән орышы; җиргә күк суларының иңүе; җанның үлемнән соң ике юлы; үлемнән соң дөньяга могъҗизалы күпер һ.б. Митра, Апам-Напат, борынгы Иран Хаомасы һәм Ведик Сома; Иранлыларда (Ажи Дахака аждаһасы, «Веда»да Ахи Будхнья), һ.б.
«Хаггада»да тәкъдим ителгән Яһүд мифологиясе Иран мифологиясенә кардәш.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фарсы мифологиясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.