Ибраһим Нуруллин

Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин — язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме.

Филология фәннәре докторы (1968), профессор (1970).

Ибраһим Нуруллин
Туган телдә исем Ибраһим Зиннәтулла улы Нуруллин
Туган 18 апрель 1923(1923-04-18)
Парау, Иске Сакчы вулысы[d], Мәләкәс өязе, Самар губернасы, РСФСР, СССР
Үлгән 1 июль 1995(1995-07-01) (72 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Академик Королөв урамы, Казан
Кырый урам
Җитештерү урамы
Милләт татар
Һөнәре язучы, тәнкыйтьче, әдәбият галиме
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1982 ел

Биография

Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Сембер өлкәсенең Мәләкәс районы Парау авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Малыклы районында җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс (хәзерге Димитровоград) урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаганнан соң, 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.

1941 елның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. 1942 елның ноябрендә, Әстерхан шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә, ул каты яралана һәм хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары яңадан Казанга килеп Казан университетының татар филологиясе кафедрасында эшли башлый. Гади ассистенттан алып профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, фәнни хезмәтләре белән дә күпләргә таныш.

И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аның беренче иҗат җимешләре: "Ана тойгылары", "Рәхмәтулла абзый", "Кунакта" һ.б. Соңрак аны Г.Тукай иҗаты кызыксындыра башлый. "Тукайның әдәби пародияләре" (1948), "Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре" (1953), "Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты" (1955) кебек мәкаләләре, шулай ук Фатих Әмирхан, Шәриф Камал иҗатларына, әдәбият тарихының һәм агымдагы әдәби процессның аерым проблемаларына багышланган хезмәтләре белән илленче елларда ул үзен әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта.

Алтмышынчы-җитмешенче елларда галим татар әдәбиятында иҗат методлары һәм әдәби юнәлешләр, критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре турында теоретик гомумиләштерүләргә бай булган монографияләрен яза һәм татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә дәреслек һәм методик кулланма китабын бастырып чыгара ("XX йөз башы татар әдәбияты", "Әдәбият теориясе" һ.б.) Әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендә актив эшләү белән бергә, илленче еллардан башлап И.Нуруллин әдәби әсәрләр язуга игътибарын көйчәйтә. Ул балалар өчен бер төркем хикәяләр иҗат итә, юмор-сатира һәм драматургия жанрында көчен сынап карый.

"Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1992).

Ул 1995 елның 1 июлендә Казанда вафат була.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар


Tags:

19681970

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сент-ЛюсияРязань өлкәсе1984 (roman)Чивитанова-МаркеВадим Захаров (1986)Грета ГарбоВильям МөрнерАлександр ҺумбольдтЛютецийСемикаракорскИкенче бөтендөнья сугышыБалыкчы (шәһәр)Исаак НьютонВена шәһәреThe DoorsВенесуэлаSLC41A3Марлен ДитрихБәтен-РужПоджо-ПиченцеСен-РошВинарис ИльегетГордон (Небраска)Ла-Ке-лез-ИвелинСембер өлкәсеВладимир ЛенинМәскәү өлкәсе1838 елКызамыкПротестантлыкТөньяк ДакотаФранциск (папа)СингапурБарыш районыБрянск өлкәсеМурманск өлкәсеАлексей БаранниковНью-ЙоркЩучье (Курган өлкәсе)Четара1 гыйнварГабдулла Тукай биографиясеРафаэль ГайзетдиновМарконн1697 елТоёнакаЛәбиб АйтугановШарль де Голль681 елКәрешкәКоншогокен (Пенсильвания)ЮтаИлдус Габдрахманов«Ялкын» журналыИркутскДублинВикипедияләр исемлеге28 гыйнварИнза районыЯңа КаледонияҖәүдәт ХантимеровBötendönya kileşterelgän waqıtıСтарк (округ, Индиана)ӨйЖизель БюндхенСовет Социалистик Республикалар БерлегеГавайларАстанаВашингтон (штат)Сан Җовани Вале Ровето Супериоре (Л'Аквила)ДөбәйБристоль (сан алу урыны, Вермонт)Сент-Пол (Аляска)Нэнс (округ, Небраска)Рафаил Төхфәтуллин🡆 More