Стәрлетамакның Гали Ибраһимов премиясе белән бутамаска
Г. Ибраһимов премиясе (Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия) — 1996 елда БР Авыргазы районы хакимияте тарафыннан булдырылган бүләк.
Әдәбиятны, сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү һәм пропагандалау максатында булдырылган. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов исеме белән аталган. Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге Авыргазы районы) Солтанморат исемле татар авылында туган.
Хәзерге вакытта Авыргазы районында яки аннан читтә яшәүче Авыргазы районында туган шәхесләргә әдәбиятны, сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә.
Искәрмә буларак, Авыргазы районында тумаган шәхесләргә дә бирелергә мөмкин.
Исеме,фамилиясе | Исеме,фамилиясе | Исеме, фамилиясе | Исеме,фамилиясе | Исеме,фамилиясе | |
---|---|---|---|---|---|
Рәшит Назаров | Фәрит Фәткуллин | Александр Савельев | Миңлерәис Усманов | Исаак Никитин | |
Фәүзия Рәхмәтуллина | Суфиян Поварисов | Владимир Герасимов | Салават Рәхмәтулла | Флүзә Морзабаева | |
Рәмзия Кудашева | Хәләф Рәҗәпов | Риф Мифтахов | Вәли Бикташев | Идрис Газиев | |
Зифа Нагаева | Марат Сәетов | Лилия Фатыйхова | Светлана Щетинина | Варис Акбашев | |
Мидхәт Вәлитов |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Г. Ибраһимов премиясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.