Владимир Соколов (9 август 1952 ел) — ССРБ һәм Россия математигы, сызыкча булмаган дифференциаль тигезләмәләр теориясе өлкәсендәге белгеч.
Физика‑математика фәннәре докторы (1990), профессор (1997), БАССР‑ның мәгариф отличнигы (1983). С. В. Ковалевская исемендәге премия лауреаты (2007)
Владимир Соколов | |
---|---|
Туган | 9 август 1952 (71 яшь) Яңавыл, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Институт теоретической физики им. Л. Д. Ландау РАН[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Владимир Вячеславович Соколов 1952 елның 9 августында Башкорт АССР-ның Яңавыл районы Яңавыл бистәсендә (хәзер Яңавыл шәһәре) туган.
Уфа каласындагы 76 нчы мәктәптә укый.
1969 елда Мәскәү дәүләт университеты каршындагы физика-математика мәктәбен тәмамлый.
1975 елда Башҡорт дәүләт университетын, 1979 елда — аспирантураны (җитәкчесе А. Б Шабат) тәмамлый.
1983 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Физика математика бүлегендә баш гыйльми хезмәткәр, 1989 елдан алып бүлек мөдире.
1990 елда докторлык диссертациясе яклый.
1995 елдан — Математика институтының баш гыйльми хезмәткәре, бер үк вакытта 1995-1997 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта.
1997 елда профессор гыйльми исеме бирелә.
2001 елдан — Л. Д. Ландау исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Теоретик физика институтының төп гыйльми хезмәткәре (Черноголовка шәһәре). Фәнни эшчәнлеге сызыклы булмаган дифференциаль тигезләмәләр теориясенең алгебраик аспектларына багышланган.
100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Владимир Соколов (1952), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.