Агач, Берләштерү Артыш

Артыш (гади артыш) – яшел ылыслы агач.

         Артыш агачы (можжевильник) куак яки зур булмаган агач булып үсә. Ул - ике өйле куак. Ботаклары 1-1,5 см.лы ылыс белән капланган. Артышның җиләге башта яшел төстә була, өлгергәч шәмәхә-кара төскә әйләнә. Көзгә таба - август, сентябрь айларында өлгерә.          Артыш җиләгенең дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Аның составында пинен, кардинен, терцинеол һәм башка кушылмалар булган эфир мае (20% кадәр), шикәр (40% ка кадәр), сумала (9% кадәр) һәм органик кислоталар, шулай ук глюкозаидлар, танин, пектиннар бар.            Медицинада артыш җиләгенең бөерләрдән һәм сидек юллары авыруларыннан сидек кудыргыч һәм дезинфекцияләү чарасы буларак файдаланыла.  Артыш җиләгенең организмга булган файдасы әле моның белән генә бетми. Ул күп төрле авыруларга дәва. Ләкин һәр очракта да табиб белән киңәшләшү зарур.             Артыш җиләген терлекчелектә дә кулланалар. Аның төнәтмәсе терлекләрнең тәнендәге бөҗәкләрне чыгарганда файдаланыла.             Артыш агачы/куагы орлыктан үрчи.  Ул Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән. Аны Татарстан Республикасының төрле районнарында, шул исәптән  Балтач районы территориясендә дә еш очратырга мөмкин. Артыш агачы катнаш урманнар эчендәге куаклыкларда, аланлыкларда, тау битләрендә үсә. Районда артыш җиләген күпләп җыеп, кәсеп итүчеләр бар.             Артыш җиләген җыю бераз уңайсызрак. Җыйганда куакның төбенә җәймә җәяләр, чүпрәк перчатка киеп шул җәймәгә артыш җиләкләрен сыпырып төшерәләр. Аннары чүпләрен чистартып, күләгәле урында саклыйлар. Артыш җиләкләрен мичтә киптерергә ярамый, чөнки аның дәвалау үзлекләре югала. Кипкән артыш җиләген 3 ел сакларга ярый. 

Чыганаклар

  1. https://travniki-sibiri.ru/catalog/a/artysh-shaman-trava-rossypyu.html
  2. “ Дару үсемлекләре”. Төзүче һәм тәрҗемәче Миргалим Харисов “Раннур” нәшрияте, 1999 ел.

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ГиперсылтамаКаюм НасыйриAwraziä İqtisadi BerlegeАксакау (станция)1991 елПлен-Сельв (Жиронда)Жан-Поль СартрМария МонтессориЧулпан ХаматоваCreative Commons litsenziäläreТулаем эчке продуктИстанбулBlogАйрат ХәмитовШәрифә карчыкДәүләкән (станция)Әнвәр НургалиевБодайРөстәм МиңнехановХалыкара рус СоветыКышкы Олимпия уеннары 2014ИнтернетTelegramИлһам ШакировaanrrБразилияХәсән ТуфанСәрдә үләнеЭлектр каршылыгыАгния БартоЛиссабонXXVII гасыр (б. э. к.)ЛюляциITPRIPL1ФәнКарабүрекХалык сәламәтлелегеМаксим БатыревРинат Садыйков (1986)Гидравлик арбаЛәбиб ЛеронБронислав КоморовскиЧулпан ЗарифРоссия Федерациясенең дәүләт гербыАк чәчәкләрОлег ФазылҗановКислородКазан театрларыИлдар Зарипов (1939)Татар халык җырлары (китап)ЭнциклопедияТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеLiktorГерманияРаевка (станция)ТөркияЭтносАвстралияAleksey NavalnıyНурмиев«Тантана» премиясеӘни көнеӘфганстанХатыйп МиңнекәевТереза АнаЧакбей (Луизиана)Болгария8 ноябрьСанлы объект таныклыгы1978 елның 31 августы вакыйгасыZari ElmasänРәшит Мостафин🡆 More