Агач Артыш

Артыш, яки гади артыш (лат. Juníperus commúnis, рус. Можжеве́льник обыкнове́нный) — мәңге яшел ылыслы агач, Juniperus ыругының Cupressaceae гаиләлекнең бер төре.

Артыш
Сурәт
Кыскача исем J. communis
Халыкара фәнни исем Juniperus communis L., 1753
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Juniperus sect. Juniperus[d]
Таксонның халык атамасы Common Juniper
Нәрсәнең чыганагы Можжевельник[d], Можжевёловое масло[d] һәм juniper wood[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d]
Природоохранный статус по версии NatureServe secure[d]
Бүләкләр

дерево года[d] (2002)

дерево года[d] (2005)

дерево года[d] (2017)

Төрләр ареалы харитасы
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 2[d]
Ареал таксона Кытай
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=20821
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/plants/coniphyt/pinopsd/cupr/juco/cojufm.htm
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/pinales/cupressaceae/juniperus/juniperus-communis
Агач Артыш Артыш Викиҗыентыкта

Сыйфатлама

Артыш – кечерәк агач яки куак, аның өч метрга кадәр җиткәннәре дә бар. Кытыршы кайрысы соры яки кызгылт төстә, ул кәүсәне салкын яңгырлардан, гарасат җилләрдән, чатнаган суыклардан саклый. Яфраклары – чәнечкеле ылыс-энәләр, өчәр-өчәр булып утырып, шәмәхә-кара җиләкләрне саклыйлар. Ир чәчәкләр – озынча сары алкалар, ә хатын чәчәкләр исә яшел. Җәй көне яшел җиләкләре барлыкка килә. Көзгә алар, каралып, өлгерә. Кышкы суык көннәрдә салкыннан бераз балланып киткән җиләк һәм сусыл ылыслары белән кошлар һәм аюлар, пошилар һәм кабан дуңгызлары сыйлана. Артышның җиләген җыйганда, ботакларны кисәргә кирәкми, чөнки зыян күргән куак еш кына корый. Артыш бик авыр үрчи һәм икенче урынга күчереп утыртуны начар кичерә. Ә менә корткыч бөҗәкләр артышны күралмыйлар: аларның аңа «тешләре» үтми.

Агач Артыш 
Гади артыш
Агач Артыш 
Артышның җимешләре
Агач Артыш 
Үсентесе

Файдасы һәм кулланылуы

Артыш кеше өчен искитмәле файдалы. Элегрәк заманнарда ботаклары белән идән ышкыганнар, сәламәтлек өчен мунча эченә элә торган булганнар, ә кайберәүләр хәтта артыш себеркесе белән чабынган да. Озынборын һәм чебенгә каршы да артыш кулланылган. Савыт-саба юар өчен ботакларыннан мунчала ясаганнар. Кәбестә һәм гөмбәне артыш ботаклары белән парлаган мичкәдә тозлаганнар, бу аларга үзенә бер аерым хуш ис биргән. Артыш төтене белән азык-төлек амбарларын, мунча һәм өйләрне төтәсләгәннәр. Яшелчә уңышын әлеге уникаль куакның ботаклары белән аралаштырып куя торган булганнар, бу кимерүчеләрне куркыткан. Сугышчы галлар – нимесләрнең борынгы бабалары артыш җиләгеннән, ылыс һәм ботакларыннан, тамырыннан май ясап, яраларына япканнар. Америка индеецлары авыру кешеләрне артыш куаклыклары арасына күчереп, терелеп җиткәнче шунда тотканнар. Артышның дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Ылысын һәм ботакларын үпкә, бөер, бавыр һәм ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланалар. Әмма дәва өчен гади артыш кына яраклы, ә себер артышы һәм кәрлә артыш дигәннәре бу эшкә ярамый. Җиләгеннән һәм энәсеннән май гына түгел, спирт та, артыш аракысы да ясыйлар. Болар эчке әгъзаларны гына түгел, ә бәлки подагра, радикулит, ревматизм, пеләшләнүне һәм зыянлы бөҗәк тешләгән җирләрне дә дәвалый. Артыш белән арчан медицинада киң кулланыла. Ләкин докторлар дару буларак бик кечкенә дозаларны гына куллана, чөнки җиләкнең согы һәм кайрысын, ботагын, тамырын кайнаткан су зур дозаларда куркыныч санала. Борынгы мисырлылар һәм греклар чирләрне куучы артыш себеркесенә мәдхия укыганнар. Рим шагыйрьләренең артыш үсемлегенең могҗизалы көченә багышланган шаян шигырьләре дә сакланып калган: «... чыгарыр йонны кирәк җиргә дә, кирәкмәгән җиргә дә...»

Агач Артыш 
Артыш мае

Көмешсыман төстәге агачы һәм гаять каты тамыры остакуллар өчен бер дигән материал. Болардан бик чыдам һәм матур җиһаз: тирбәлгеч креслодыр, ширма, бизәкле диван, бала караваты, дача өстәл-урындыклары, рамнар, кәрзиндер-тартмадыр ише әйберләр ясыйлар. Болар торакка ямь кертеп җибәрә, күңелне җылыта. Артыш ботагыннан ясалган икебаналар музейларны, концерт залларын, театр һәм картина галереяларын бизи.

Шулай ук карагыз

Чыганак

Tags:

Агач Артыш СыйфатламаАгач Артыш Файдасы һәм кулланылуыАгач Артыш Шулай ук карагызАгач Артыш ЧыганакАгач АртышАгачБиологик төрГаилә (биология)Латин телеРус телеЫру (биология)

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Эмпайр (Колорадо)17 апрельHefestКара калфакларСәясәтТеллурБалтыйк илләреРоКремнийИспанияВасилий КандинскийВильям Һовард СтайнГабделфәт СафинЖасмин (җырчы)Бәкара сүрәсе2017 елИлгиз СалиховЯпония1 июльТатар милли ризыкларыCDC42Сергей Ковалёв (эшмәкәр)Илсур ҺадиуллинСаградоБельгияWikitörlärТатар телендә уйналган нәфис фильмнар исемлеге923 елTatar isemnäreИделГабдрахман ӘпсәләмовОптима (Оклахома)KraxmalC++СәнгаАбаранҺинд-аурупа телләреСендайМайкл НакиСанлы объект таныклыгыЯйлакөй (Артуклу)Брюссель башкала төбәгеСанакPolivinilxloridNGC 2608Xiwä xanlığıДмитрий МенделеевУфа дәүләт «Нур» татар театрыБудда895 елАнтон Богданов (1984)ЛивияПольшаМарсель ӘхмәтҗановКиндерБронхоэктатик чирСан-Сиприан-де-ВиньясКаенагаМөхәммәт АлиВикипедияШимлаEfiriumИсландияНидерланд ВикипедиясеМалиҖәмгыяви төркемнәр бәйрәмнәреEndi WarholКолакчыннарШаһкәрәм (Кәлбәҗәр)Бөек Ватан сугышы🡆 More