«Мәдәни Җомга» газетасы — Казанда татар телендә чыгучы газета.
Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.
«Мәдәни Җомга» | |
Формат | әдәби-мәдәни-иҗтимагый |
---|---|
| |
Нәшер итүче | ТР Министрлар Кабинеты |
Нигезләнгән | 1995 |
Тел | |
Төп офис | 420066, Казан ш., Декабристлар урамы,2 |
Тиражы | 3100 |
| |
Веб-сайт: http://madanizhomga.ru |
«Мәдәни җомга» гәҗите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. гәҗит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. 2011 ел ахырында тиражы – 3100 данә.
«Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.
«Мәдәни җомга» гәҗите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле «И Туган тел…» кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. «И Туган тел…»дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article «Мәдәни Җомга» газетасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.