Alyona Alyona, чын исеме Алёна Олегивна Савраненко (укр. Альона Олегівна Савраненко; 1991 елның 14 июне, Капитанивка, Кировоград өлкәсе, Украина) — Украин хип-хоп һәм рэп башкаручы.
Alyona Alyona | |
---|---|
Туган телдә исем | укр. Альона Олегівна Савраненко |
Туган | 14 июнь 1991 (32 яшь) Капитановка[d], Новомиргородский район[d], Кировоград өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | Украина |
Әлма-матер | Университет Григория Сковороды в Переяславе[d] |
Һөнәре | рэпер, автор-башкаручы |
Алёна Савраненко 1991 елның 14 июнендә Кировоград өлкәсенең Капитанивка бистәсендә туа.
Ике югары белеме бар. Григорий Сковород исемендәге Переяслав-Хмельницкий дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.
Барышевкада «Теремок» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шулай ук Киев астындагы Дерновка авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Балалар бакчасында 4 ел эшли.
Рэп-текстларны балачактан яза, әмма киң тамашачыга аларны бары тик 27 яшендә, видеоларны YouTube та урнаштыра башлагач кына тәкъдим итә. 2018 елның октябрендә «Рибки» беренче видеоклибы, ә 12 ноябрьдә «Голови» җырына икенче видеоклип чыга, аны ай дәвамында 1 000 000 тапкыр караганнар.
30 ноябрь 2018 ел Alyona Alyona «Відчиняй» җырына клип чыгара.
Декабрь аенда тагын бер клип чыга — «Зәлишаю свій дім» җырына.
«Від Крут до Брюссель» форумы белән җәнҗал фонында Алёна тагын бер җыр — «Обіцянки» җырын чыгара.
2019 елның 8 апрелендә башкаручының «Пушка» исемле дебют альбомы, шулай ук аның титул җырына клип чыга.
2020 елда «Танцы со звездами» тамашасында катнаша.
2021 елның 15 гыйнварында Music Moves Europe Talent Awards премиясенең тамашачылар симпатиясе бүләгенә ия була.
2018 елның 15 ноябрендә «Дождь» телеканалына биргән интервьюсында танылган украин җырчысы Иван Дорн үзенең фикеренчә, Алёна Савраненконы Украинаның иң кызыклы яңа артистлары исемлегенә кертә.
2018 елның 2 декабрендә Meduza рус телле интернет-басмасы «Відчиняй» җырына клипны атнаның иң яхшы җырлары һәм клиплары исемлегенә кертә. Алёнаның «рэпны күпчелек рус (яки украин) мсларына караганда яхшырак укыганын искәртә.
Шулай ук «Відчиняй» җыры «Азатлык» радиосының Украина хезмәте буенча ноябрь аенда Украина трекларының топ-10ына керә.
18 декабрь көнне Alyona Alyona «Рибки» җыры өчен «Иң яхшы хип-хоп хит» номинациясендә Украинаның YUNA-2019 музыкаль премиясенә номинацияләнгән булуы билгеле була.
Мини-альбом
Ел | Клип | Режиссёр | Альбом |
---|---|---|---|
2018 | «Рибки» | Delta Arthur | Пушка |
«Рибки 2» | Ян Болотов | ||
«Голови» | Александр Прилуцкий | ||
«Відчиняй» | Ян Болотов | ||
«Залишаю свій дім» | Delta Arthur | ||
2019 | «Пушка» | ||
«Падло» | Nathan Daisy | ||
«Велика й смішна» | Delta Arthur | ||
«Булiнг» | Delta Arthur & Basket Films | В хаті МА | |
«Завтра» | Films Basket | ||
«Мамин суп» | Yan Bolotov | ||
2020 | «Дикі танці» | Anya Velosipedova |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Alyona Alyona, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.