Әхмәтҗан Касыйми (Әхмәтҗан Мәхмүт улы Надир, (уйг.
Полковник (КТИҖ) (1945). Тарих фәннәре кандидаты (ССРБ).
Әхмәтҗан Касыйми | |
---|---|
Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте президенты | |
Вазыйфада 1946–1949 | |
Аңа кадәр | Әлихан түрә |
Дәвамчысы | вазифа бетерелгән |
Туган | 14 апрель 1914 Голҗа, Шеңҗаң[d], Кытай Республикасы[d] |
Үлгән | 27 август 1949 (35 яшь) ССРБ Иркутск өлкәсе |
Әти | Мәхмүт ахун Надир |
Белем | И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты |
1914 елның 14 апрелендә Көнчыгыш Төркистанның Голҗа шәһәре Тогракорук мәхәлләсендә туган. Милләте Или уйгуры. Әтисе Мәхмүт ахун Надир 1920 елда вафат була. Әнисе Шарваниханны балалары белән бабасы Касыйм үз янына ала. Абыйсы Гомәр Касыймга ияреп, ССРБга килә. 1922 елда Хоргос (РСФСР) шәһәрендә башлангыч мәктәпне, Җаркәнт шәһәрендә җидееллык мәктәпне (1926), Алматыда техникум (1932), Ташкәнтта Урта Азия дәүләт университетының рабфагын (1937), Мәскәүдә Көнчыгыш телләре институтын (1940) тәмамлаган. Казанда да укыган дигән мәгълүмат бар. Аспирантура бетереп, уйгурлар тарихы буенча диссертация язган. Мәскәүдә Коминтерн сафларына керә.
1942 елны яшерен хәлдә Ватанына кайтып, башта Чугучак (уйг. Чөчәк ) шәһәрендә сәяси эш алып бара, яшерен «Көнчыгыш Төркистан азатлыгы оешмасы» әгъзасы була (1943-1944). 1943 елда Голҗада урнаша, күп төрле һөнәрләр алмаштыра: балта остасы, пыяла куючы, газета хәбәрчесе була. 1943 елның декабрендә Голҗада Гоминьданчылар тарафыннан кулга алынып, Дихуада (хәзерге Өремҗе (уйг. Үрүмчи) 2- санлы төрмәгә ябыла, анда каты газаплауга дучар ителә. 1944 елның октябрендә, Или вилаяте баш күтәрүчеләре белән сөйләшүләрдән соң, азат ителә, Дихуадан Голҗага кайта. Совет хөкүмәтенең ярдәме белән Көнчыгыш Төркистанның (Өч вилаятьнең) иң югары идарәсенә үтә. 1945 елның гыйнварында Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) вакытлы хөкүмәте әгъзасы була, хәрби эшләр бүлеменең башлыгы, Көнчыгыш Төркистан (Өч вилаять) инкыйлаби җөмһүриятенең генераль сәркатибе урынбасары, тышкы эшләр министры (1945) вазифаларына билгеләнә.
1949 елның 22 августында Көнчыгыш Төркистан инкыйлаб җөмһүриятенең делегациясе башында Голҗадан Алматы-Новосибирск -Иркутск аркылы Бейпиң (хәзерге Бейҗиң) га Кытай халык сәяси мәслихәт киңәшенең 1 гомуми җыелышына оча. 27 августта Көнчыгыш Төркистан инкыйлаби җөмһүрияте хөкүмәте утырган совет Ил-12 аэропланы Байкал тирәсендә һәлакәткә очрый (рәсми версия).
Хатыны Маһинур, балалары Гадел һәм Гадәләт.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әхмәтҗан Касыйми, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.