Һедда Циннер — (алман. Hedda Zinner; 20 май 1905 ел — 4 июль 1994 ел) — яһүд чыгышлы немец (алман) язучысы, актёр, журналист һәм радио хезмәткәре.
алман. Hedda Zinner | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Алмания Демократик Алмания Җөмһүрияте |
Имя в браке | Hedda Erpenbeck һәм Hedda Erpenbeck-Zinner |
Тәхәллүс | Elisabeth Frank һәм Hannchen Lobesam |
Туу датасы | 20 май 1904 |
Туу урыны | Львов, Цислейтания[d], Аустрия-Маҗарстан |
Үлем датасы | 4 июль 1994 (90 яшь) яки 1 июль 1994 (90 яшь) |
Үлем урыны | Берлин, Алмания |
Җирләнгән урыны | Доротеенштадт зираты[d] |
Ире яки хатыны | Фриц Эрпенбек[d] |
Балалар | Йон Эрпенбек |
Язма әсәрләр теле | алман теле |
Һөнәр төре | тәрҗемәче, актёр, журналист, театр актеры, язучы |
Активлык урыны | Берлин |
Сәяси фирка әгъзасы | Алманиянең бердәм социалистик фиркасе[d] һәм Алмания коммунистлар фиркасе[d] |
Бүләкләр | |
Эра | XX гасыр |
Һедда Циннер Викиҗыентыкта |
Һедда Циннер 1905 елның 20 маенда Львов шәһәрендә яһүд Адольф Циннер гаиләсендә туган. Мәктәптән соң 1923-1925 елларда Венада театраль академиядә укый. 1929 елда Берлинда яши башлаганга кадәр төрле сәхнәләрдә уйный. 1929 елда Циннер Алмания Коммунислар партиясына керә (1946 елдан — Алмания Социалистик бердәм фиркасе — СПГ).
1930 елдан Циннер төрле басмаларда социаль-сәяси һәм сатира-тәнкыйтле шигырьләрен бастыра. Фриц Эрпенбек белән танышып, озакламый аңа тормышка чыга. «Зур чолганыш» (алман. Großrazzia) дип аталган тентү, кулга алулардан соң1933 елның 15 мартында гаиләгә ашыгыч рәвештә Венага качырга туры килә. Киләсе елда Прагага күченәләр, анда Һедда «Студия-1934» дип аталган сәяси кабаре төзи һәм җитәкче була (алман. Studio 1934).
1935 елның апрелендә Циннер ире белән ССРБга күченә. Башта Мәскәүдә урнашалар, ул «Көрәшчеләр (Борцы)» кинокартинасында героиняның — дирижер Клеберсбуш хатынының — тавышын немец телендә яңгырата (1936).
1935-1941 елларда Һедда Циннер «Мәскәү тавышы» радиосының нем телендәге редакциясендә эшли, радиопьесалар яза, «Немец үзәк газетасы» (алман. Deutsche Zentralzeitung) һәм башка басмаларда әсәрләре чыга. ССРБ Язучылар Берлеге әгъзалыгына кандидатлыкта була.
1936 елның декабрендә Циннер совет гражданлыгы ала.
1938 елда Һедда Циннер "Немец үзәк газетасы"нда бүлек мөдире урынбасары.
1941 елның сентябреннән Циннер «Немец халык радиостанция»сының (алман. Deutscher Volkssender) хатын-кызлар өчен тапшыруларын алып бара.
1941 октябреннән 1943 елга кадәр Башкорт АССРының башкаласы Өфедә эвакуациядә була, биредә аның улы Йон дөньяга килә.
1945 елның июнендә Һедда Циннер гаиләсе белән Берлинга кайта.
1946 елда Радиохәбәрләр бинасында (алман. Haus des Rundfunks) режиссер булып эшли башлый.
1950-1960 нчы елларда Шиффбауердаммдагы Театрда (алман. Theater am Schiffbauerdamm) режиссер булып эшли.
1946 елда Циннер Немец хатын-кызлар советына сайлана.
1958 елда Германиянең Социалистик бердәм партиясенең — (СПГ) V съезды делегаты итеп сайлана.
1959 елдан Һедда Циннер Чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр җәмгыятенең рәис урынбасары була.
1975 елда Циннер ГДРның «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. ГДР Язучылар Берлегенең мактаулы әгъзасы итеп алына.
Циннер ГДРның Демократик хатын-кызлар союзында актив эшли, Алмания-совет дуслыгы җәмгыятендә зур эш башкара.
Берлинда Доротеенштадт зыяратында җирләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Һедда Циннер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.