Ямаш Игәнәй, чын исеме Ананий Нестер улы Малов (1938 елның 10 гыйнвары — 1997 елның 1 марты) — татар шагыйре, журналист, публицист.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан).
Ананий Малов | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Ананий Нестер улы Малов |
Псевдонимнар: | Ямаш Игәнәй |
Туу датасы: | 10 гыйнвар 1938 |
Туу урыны: | Ләке, Сарман районы, Татарстан АССР |
Үлем датасы: | 1 март 1997 (59 яшь) |
Үлем урыны: | Чаллы, Татарстан |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, журналист, публицист |
Юнәлеш: | шигърият, публицистика |
Жанр: | шигырьләр, очерклар |
Иҗат итү теле: | татар |
Ул 1938 елның 10 гыйнварында ТАССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә. 1955 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, ул Лубян урман техникумына укырга керә. Аннан соң Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үтә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Ямаш Игәнәй Сарман районының Рантамак һәм Азалак авылларының мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып белем ала, аны 1967 елда тәмамлый.
1965—1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978—1980 елларда Чаллы шәһәренең «Кама таңнары» газетасында тәрҗемәче булып эшли. 1980—1985 елларда ул Чаллы ит комбинатында инженер булып эшли.
1986 елда ул Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе булып сайлана. 1988 елда исә Чаллының «Чулман-Идел» газетасында эшли. 1991—1997 елларда «Аргамак» журналында хезмәт итә. Берара керәшен татарларының «Керәшен сүзе» газетасында да эшләп ала.
1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә Ямаш Игәнәй вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнгән.
Ямаш Игәнәй әдәбиятта шигърият һәм публицистика өлкәләрендә эз калдыра. XX гасырның 70 нче елларында ук ул шигырьләрен Татарстанның көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда бастыра башлый. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы чыга. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда — «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.
Иҗатчының шулай ук публицистик әсәрләре һәм очерклары бар. Алар аның «Бәддога» (1994) китабында тупланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ямаш Игәнәй, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.