Якуб Зәнкиев (Якуб Камали улы Зәнкиев) – татар язучысы.
Тукай бүләге иясе (2002).
Якуб Зәнкиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Якуб Камали улы Зәнкиев |
Туган | 6 апрель 1917 Иркутск, Россия империясе |
Үлгән | 7 март 2003 (85 яшь) Тубыл |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе → РСФСР → ССРБ |
Һөнәре | мөгаллим, язучы |
Җефет | Рәшидә Шәрәфулла кызы, шагыйрә |
Балалар | Марат (фән кандидаты) һәм Нур - нефтьче-оештыручылар,Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ияләре; Рафаэль, Илнур – инженерлар; Әлфия - инженер; Алсу – вуз укытучысы. |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (2002) |
1917 елның 6 апрелендә Россия империясенең Иркутск генерал-губернаторлыгы Иркутск шәһәрендә туган. Балачагы Тубыл районы Хуҗайлан (Япанчы) авылында үтә. 2003 елда вафат.
Тубыл татар – башкорт мәктәбен (1933), Тубыл татар педагогия техникумын (1935), Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый (1940). Тубыл округының Япанчы (1934), Сәет (1935 - 1936), Чебурга (1936 – 1938) мәктәпләрендә физика һәм математика укыта. 1940 - 1942 елларда Төмәннең 3нче санлы татар урта мәктәбендә укыта.
1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Төмәндә оештырылган танкка каршы бригаданың взвод командиры сыйфатында Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. I Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый(1943, Энгельс шәһәрендә).
Армиядән кайткач (1946), укытучылык эшен дәвам итә.
1952 - 1955 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.
1955 - 1975 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы Япанчы мәктәбе директоры.
1949 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында беренче язмасы дөнья күрә. Иртеш буе себер татарларының 1917 – 1940 еллардагы тормышы турында «Иртеш таңнары» (1-2 китаплар, 1994; русчага Х. Алишева тәрҗемәсендә «Зори Иртыша», Төмән, 1996 – 1998 еллар); «Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999) романнары, балалар өчен «Кайчыколак» (Төмән, 1994) исемле хикәяләр жыентыгы авторы.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002) – “Иртеш таңнары” роман - дилогиясе өчен.
1. Алишина Х. Себер татарлары елъязмачысы // Мәдәни җомга. 1997. 11 апрель.
2. Хәмитов Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. 2001. 18 май.
3. Луноликая красавица Сузге. Тюмень, 1997.4. Ялкында өтелгэн мәхәббәт. "Казан утлары", 2001, 1-4 саннар.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Якуб Зәнкиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.