Фестиваль Ягымлы Яз

Ягымлы яз (фестиваль) (Студентларның «Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале) — Казанда яз айларында (апрель, май) уза торган татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале.

1993 елдан башлап үкәрелә.

Ягымлы яз
Жанрлар

җыр, бию, шигырь

Үткәрү еллары

1993 — х.в.

Ил

РусияФестиваль Ягымлы Яз Русия

Шәһәр

Казан (Татарстан)

Тел

татар, рус

Фестиваль Ягымлы Яз
«Ягымлы яз-2014» җиңүчеләре

Максаты

  • Студент яшьләр арасында татар мәдәниятен үстерү;
  • Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының милли сәнгать коллективлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү;
  • студент яшьләргә иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
  • башкару осталыгын күтәрү, үзешчән иҗат коллективларының репертуарын баету;
  • иҗат коллективларына һәм башкаручыларга стимул бирү һәм бүләкләү;
  • студент яшьләрнең милли үзешчән сәнгать коллективларын эзләп табу һәм аларга ярдәм итү;
  • милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.

Катнашучылар

Казан, Татарстан һәм Россиянең башка регионнары, чит илләрдән югары һәм махсус урта уку йортлары талиплары.

Ярыш турлары

Ярыш ике турда уза. Сайлап алу туры (Казаннан читтә яшәүчеләр иҗатлары турында видеоязма җибәреп катнаша ала), икенче тур, гала-концерт.

Оештыручылар

Казан мэриясе, Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.

Юнәлешләре

Музыка юнәлеше

  • Номинацияләр: ялгыз җыр, вокаль ансамбльләр, милли уен коралларында уйнаучылар.

Хореография (ялгыз бию, иҗади төркем)

  • Номинацияләр: татар халык биюе, эстрада биюе, заманча татар биюе.
  • 1 чыгыш — татар биюе, 2 чыгыш — дөнья халыклары биюе.

Театр

  • Номинацияләр: театр, конферанс-нәфис сүз.

Мода театры

1– чыгыш — татар милли киеме (заманча тупланма), 2- чыгыш — дөнья халыклары киеме (заманча тупланма).

Мисс «Ягымлы Язбикә»

Шагыйрьләр бәйгесе

  • Номинацияләр: шигырь, җыр сүзләре.
  • 14-30 яшьлек авторлар ике мәртәбә татар телендә 4 минутлык чыгыш ясый.

Җиңүчеләрне билгеләү

Җиңүчеләрне оештыру комитеты, танылган артистлар, композиторлар, мөгаллимнәр, шагыйрьләр, продюсерлар, режиссёрлар, җурналистлар, фестиваль химаячеләреннән сайлап алып, билгеләгән жюри сайлый. Лауреатлар һәм диплом ияләре чыгышы 5-10 баллы бәя белән билгеләнә.

  • «Ягымлы яз» лауреатлары диплом, акчалата бүләк, кыйммәтле бүләк ала. Жюри шулай ук махсус призлар билгеләргә дә хокуклы.
  • «Ягымлы яз» лауреатлары һәм диплом ияләре башкаруындагы җырлардан компакт-диск чыгару мөмкинлеге каралган.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Фестиваль Ягымлы Яз МаксатыФестиваль Ягымлы Яз КатнашучыларФестиваль Ягымлы Яз Ярыш турларыФестиваль Ягымлы Яз ОештыручыларФестиваль Ягымлы Яз ЮнәлешләреФестиваль Ягымлы Яз Җиңүчеләрне билгеләүФестиваль Ягымлы Яз ЧыганакларФестиваль Ягымлы Яз СылтамаларФестиваль Ягымлы Яз ИскәрмәләрФестиваль Ягымлы Яз1993 елАпрельКазанМайТатарЯз

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Екатеринбур метрополитеныРус телеФинляндияSLC16A8ВолгодонскНәҗип БәдретдиновГрета ГарбоSH3GL2ОслоПольшаНазыйм ХикмәтСаттер (округ, Калифорния)Василий КандинскийИдел буе БолгарыНиколаевка районы (Сембер өлкәсе)XXVIII гасыр (б. э. к.)Оукленд1680 елWikiИван IV2 майАстанаКисивадаБелгород өлкәсеПрагаҖәк КилбиЛипари (град)Шьяма ШастриСергей КнязевВашингтонЛеон (шәһәр)Джиро д’Италия 20241710 елODAPHРенат ӘюповГаббәс ISün Yat-senАльцгеймер авыруыӘнвәр Нургалиев681 елКоридон (Индиана)Консерватизм8 елФранса милли футбол җыелмасыБалтимор (округ, Мэриленд)Хәбәрлек сүзләрИст-Виттиер (Калифорния)РимКраснодар краеDmitriy Tsvetkov (1890)Лоренс (Канзас)Алтай краеВена шәһәреЭуҗенио МонталеБразилияФорт-Вашингтон (Мэриленд)Медҗуречъе (Иваньица)1968 елМәскәү өлкәсеИкътисадМелани ГриффитУрта гасырларКолледж-СтейшенВашингтон (штат)ТвиттерГүзәлия СафинаФирүзә ҖамалетдиноваВойцех ЯрузельскийТуртл-Ривер (Миннесота)ПарижБөекбританияXXVII гасыр (б. э. к.)🡆 More