Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков (16 июль 1916(1916-07-16), Ташкәнт, Ташкәнт өязе, Сырдәрья өлкәсе, Россия империясе — 25 август 1944(1944-08-25) (28 яшь), Берлин, Өченче рейх) - Идел-Урал легионыннан җәлилче.
Фоат Сәйфелмөлеков | |
---|---|
Туган | 16 июль 1916 РИ, Ташкәнт |
Үлгән | 25 август 1944 (28 яшь) Берлин, Өченче рейх |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | / Россия империясе / Русия республикасы (ингл.) / Совет Русия республикасы ССРБ |
Бүләк һәм премияләре | (1990, вафатыннан соң) |
Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.
Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. Әмма үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтүгә чакыра. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләннә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.
1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.
Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фоат Сәйфелмөлеков, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.