Шәрипов Тәлгать Муса улы (1 гыйнвар 1928 ел — 21 март 2013 ел) — үзешчән композитор.
Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) һәм атказанган мәдәният хезмәткәре (1978).
Тәлгать Шәрипов | |
---|---|
Туган | 1 гыйнвар 1928 (96 яшь) |
Үлгән | Уфа, РСФСР, СССР |
Һөнәре | композитор |
Тәлгать Муса улы Шәрипов 1928 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны (Хәзер Чакмагыш районы) Имәнлекүл авылында туган. Күп балалы гаиләдә усә.
Аның энесе Ришат Муса улы Шәрипов — озак еллар заводта эшләп, «Социалистик Хезмәт Герое» дигән исемгә лаек була.
1974-1975 елларда Уфа сәнгать институтында белем ала.
1964 елдан җырлар иҗат итә башлый. Башкорт радиосы белән актив хезмәттәшлек итә башлый.Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый.
Ул — башкорт, татар шагыйрьләренең шигырьләрен, үзенең тексларына (шул исәптән балалар өчен җырлар) язылган 400 дән артык җырның авторы.
Рәгыйдә Янбулатованың "Мәхәббәт ялкыннары" (1983) либреттосына язылган музыкаль комедия хор һәм вокаль ансамбльләре өчен язылган дистәгә якын әсәрләр, камера‑инструменталь әсәрләр, вальс һәм романслар, спектакльләргә музыка авторы.
Г.Игебаев шигыренә "Бердәнберем — газиз җирем", Г.Й.Рамазанов шигыренә "Имәннәр шаулый", Ф.Ә.Әсәнов шигыренә "Янгантау баскычлары", Н.Иделбай шигыренә "Туган авылым" һәм башка җырлары халык җырлары кебек таралып, телдән төшми сакланып килә.
1975 елдан альбомнары чыга башлый:
Барысы 5 альбом авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тәлгать Шәрипов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.