Темәс — Башкортстанның Баймак районында урнашкан авыл.
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.
Халык саны | 3529 (Җанисәп, 2010, даими яшәүче халык) |
---|---|
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 52°59'24"тн, 58°6'37"кнч, 52°59'36"тн, 58°6'5"кнч |
Почта индексы | 453663 |
Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.
Халык саны динамикасы:
2002 | 2009 | 2010 |
---|---|---|
3517 | 3920 | 3529 |
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Темәс, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.