Башкортстан язучысы Сабир Шәрипов белән бутамаска.
Сабир Шәрипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәтсабир Шәриф улы Дәүләтшин |
Туган | 7 июль 1882 Вятка губернасы Алабуга өязе Барҗы авылы |
Үлгән | 17 июль 1942 (60 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | инкыйлабчы, язучы |
Балалар | уллары Эдгар, Рауль, Рәүф кызы Фәридә |
Сабир Шәрипов (тулы исеме Мөхәммәтсабир Мөхәммәтшәриф улы Дәүләтшин, каз. Sabyr Sharıpov, рус. Шарипов Сабыр (Мухаммедсабыр Шари́фович Давле́тшин) ( 1882-1942) — инкыйлабчы, фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, язучы, казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе.
1882 елның 7 июлендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Барҗы авылында туган. Мәдрәсәдә укыган. Авылдагы үтә авыр тормыш 16 яшендә туган авылыннан читкә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Бер юлаучының арбасына утырып, Алабуга аркылы Павлодарга барып чыга.
1898-1903 елларда Павлодар авыл хуҗалыгы интернат-мәктәбендә укый. Шунда Павлодарга сөрелгән студентлар белән таныша. Алар төпле егетнең күңелендә беренче инкыйлаб идеясе очкыннары кабыза.
1904-1916 елларда Атбасар тирәсендәге казакъ авылларында укытучылык итеп йөри, балта остасы, тәрҗемәче, писер булырга да туры килә. Сәяси ышанычсызлыгы өчен, Павлодар төрмәсенә дә эләгә. Үпкә авыруы ачылып, кымыз белән дәваланырга далага китәргә туры килә.
1916 елда казакъ җирендә күтәрелгән кораллы ихтилалда катнаша.
Февраль инкыйлабы көннәрендә Күкчәтауда була. 1917 елда РСДРП сафларына керә. Көрәшнең алгы сызыгында, митингларда русча, татарча, казакъча ялкынланып сөйли, большевиклар фиркасенең максатларын аңлата.
Октябрь инкыйлабы җиңгәч, РСДРПның Күкчәтау өяз комитеты сәркатибе була. Төркистан, Кызылъяр, Себер шәһәрләрендә Совет хакимлеген урнаштырып йөри.
Ватандашлар сугышы елларында күп мәртәбәләр адмирал Колчак армиясе тылында разведкада була. Кырыктартмачы булып киенеп, берничә атта икмәкле якларга — Колчак тылына бара. «Колчак армиясенә» дип, икмәк җыя һәм аларны ачыгучы шәһәрләргә озата. С. Шәриповның бу маҗаралары турында казакъ язучысы Сәкен Сәйфуллинның «Тар юл» китабында сөйләнә.
Шпионлыкта гаепләнеп, 1941 елның маенда кулга алына, ССРБ югары суды тарафыннан 15 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана.
Әдәби мирасы зур. Казакъ совет әдәбиятына нигез салучы язучыларларның берсе. Беренче әсәре — 1918 елда язылган «Алтыбасар» повесте «Кызыл Казакъстан» журналында казакъ телендә дөнья күрә. Казакъ даласында сыйнфый көрәшкә багышланган «Канунсызлык» (1921), 1916 елгы милли-азатлык көрәше әйдәманы Амангилде Имановка багышланган «Бикбулат» (1937), Иран тормышыннан алып язылган «Рузи Иран» (1935), «Ләйлә» (1937) повестьлары, рус телендә язылган «Сәлия» романы, күп санлы хикәяләре, очерклары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сабир Шәрипов (Дәүләтшин), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.