Рәшидә Дәүләткилдиева, Рәшидә Газиз кызы Дәүләткилдиева (1914 елның 4 сентябре, РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр — 19??, шунда ук) — мөгаллимә, Казакъстан ССР атказанган укытучысы (1958), Төньяк Казакъстан өлкәсе татар-башкорт «Дуслык» иҗтимагый үзәгенең шәрәфле рәисе (1989).
Татар кенәзләре Дәүләткилдиевлар нәселеннән.
Рәшидә Дәүләткилдиева | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшидә Газиз кызы Дәүләткилдиева |
Туган | 4 сентябрь 1914 РИ, Акмола өлкәсе (хәзерге Төньяк Казакъстан өлкәсе), Кызылъяр |
Үлгән | 19?? Төньяк Казакъстан өлкәсе, Кызылъяр |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университеты[d] |
Һөнәре | укытучы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | КазССР атказанган укытучысы |
1914 елның 4 сентябрендә РИ Акмола (хәзерге Төньяк Казакъстан) өлкәсе Кызылъяр шәһәрендә биш балалы гаиләдә туган. Туганнары Гани, Мөҗип, Әнвәр. Әтисе Газиз Касыйм улы, сәүдәгәрдә тирече, инкыйлабтан соң татар-казакъ клубында һөнәри музыкант (гармунчы), әнисе Зөләйха Сәет кызы, шәһәрнең 5нче мәчете каршындагы мәдрәсә укытучысы кызы, инкыйлабтан соң Казкоммунада няня булып, соңрак саңгыраулар мәктәбендә эшли. Аның әтисе Сәет Сәетбәков 300 еллык укытучылар династиясенә нигез сала. Рәшидә 1921 елда татар җидееллык мәктәбенә укырга керә, педагогика юнәлешендәге тугызъеллык рус мәктәбен, Абай исемендәге Алма-Ата педагогика институтын (kk) тәмамлаган (1934). Студент еллары илдә наданлыкны бетерү чорына туры килә, Алма-Ата шәһәренең Казпотребсоюз эшчеләрен укырга-язарга өйрәтә. Башкалада югары уку йортын тәмамлагач, туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм 40 ел буе мәгариф өлкәсендә эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә 3 кенә юл тутырылган:
Рәшидә Газиз кызы күп мәртәбәләр шәһәр шурасы депутаты булып сайлана.
1973 елда пенсиягә чыга. 1989 елда өлкә татар-башкорт «Дуслык» иҗтимагый үзәгенең шәрәфле рәисе итеп сайлана
Гаиләсе булмый, 3нче татар мәктәбендә бергә эшләгән дусты Мөнәвәрә Җамали кызы Сәгъдиевага ике кызын (берсе Рәшидә исемле), ике оныгын (Ильмира, Алена), оныкларының балаларын аякка бастырырга булышып яши. Соңгы елларын Мөнәвәрә Җамали кызының оныгы Алена (Золотилина) гаиләсендә үткәрә, фатирын аларга калдыра.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәшидә Дәүләткилдиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.