Россиянең Алтын боҗрасы—Төньяк-Көнчыгыш Русь иске шәһәрләре аша уза торган, , Россиянең кабатланмас тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре, халык һөнәрчелек үзәкләре сакланган туристлык маршруты.
Төшенчә һәм алтын балдак идеясенең авторы— журналист һәм язучы Юрий Бычков, «Алтын боҗра» гомуми рубрикасы астында иске рус шәһәрләре турындагы очерклар сериясе 1967 елның ноябрь- декабрь айларында «Совет культурасы» гәҗитендә бастырылган. Бу атама соңрак туристлык маршрутына бирелә. "Россиянең алтын боҗра" билгесе хокукларына ия булучы бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИК)[1].
"Алтын балдак, традицион рәвештә, үз эченә сигез төп шәһәрләрне ала —Сергиев Посад, Переславлҗ-Залесский, Ростов Великий, Ярославль, Кострома, Иваново, Суздаль, Владимир.
"Совет культурасы" гәҗите биреме буенча Суздаль шәһәренә килгән журналист Юрий Александрович Бычков тарафыннан борыңгы рус шәһәрләрен берләштерү өчен уйлап Алтын боҗра маршруты. Аның фикере буенча Мәскәү шәһәреннән чыгып Владимир һәм Суздаль шәһәрләрен курергә, аннан Кострома ягына барып, кире Мәскәүгә кайтырга мөмкин, тик инде башка юл белән Ярославль өлкәсе аша, Ярославль, Бөек Ростов һәм Переславль-Залесский шәһәрләрен күрергә мөмкин. Ике елдан соң, 1967 нче елның көзендә, Юрий Бычков үзенең автомобилендә шушы уйланылган маршрут буенча сәяхәт кылды. Мәскәүгә кайткач ул үзенең сәфәре турында очерклар язды. 1967 нче елның ноябрь-декабрь айларында "Совет культурасы" гәҗитендә "Алтын боҗрасы " исеме астында булган очерклар бастырыла. Әлбәттә, бу исемне Юрий Бычков уйлап тапкан.
Төрле чыганакларда "Алтын боҗра"га кергән шәһәрләрнен саны һәм составы совет һәм постсовет вакытында үзгәреш кичерә. "Алтын боҗра"га кергән шәһәрләр биш өлкәдә урнашкан (Мәскәү, Владимир, Ивановск, Кострома, Ярославль) һәм үз эченә Сергиев Посад, Переславль-Залесский, Бөек Ростов, Ярославль, Кострома, Иваново, Суздаль, Владимир. Бу маршрутка башка торак пунктлар кертелү бәхәсле булып тора (Алексадров,Боголюбово, Гороховец, Гусь-Хрустальный, Дмитров, Калязин, Кидекша, Мәскәү, Муром, Мышкин, Палех, Плёс,Рыбинск, Тутаев, Углич, Юрьев-Польский, Шуя һ. б.)
Владимир Мединский җитәкчелегендә Россия мәдәният министрлыгы "Алтын боҗра" ислагы турында игълан итте һәм, бу иҗтимагый башлангычны дәүләти итеп, "Алтын боҗрага" кергән теге яки бу торак пунктларны, каршы якта урнашкан гомуми танылган маршрутта күрсәтте (мәсәлән, Мәскәүдән кәньякка таба).
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур. Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Русиянең алтын боҗрасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.