Россия империясенең Дәүләт думасы — Россия империясенең канун проектларын тикшерү органы, соңрак канун чыгара торган вәкилләр органы.
Дәүләт думасы — парламентның түбән пулаты, югары пулаты — Дәүләт шурасы булган.
Россия империясендә Дәүләт думасының барысы 4 чакырылышы булган.
1905 елга кадәр Россия империясендә кануннар чыгара торган вәкилләр органы булмый.
1905 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә Дәүләт думасы булдырыла.
Инкыйлаб вакытында Сергей Витте тәэсирендә Николай II 1905 елның 6 августында Дәүләт думасына нигез сала.
1917 елның 6 октябрендә Вакытлы хөкүмәт Оештыру җыелышына сайлауларны әзерләү сәбәпле Дәүләт думасын тарата, ә 18 декабрьдә бәлшәвикләр хакимияте Думаның идарәсен юкка чыгара.
Бүгенге Дәүләт думасы — Россия Федерациясенең Федераль җыелышы түбән пулаты дип атала.
Фирка | I Дума | II Дума | III Дума | IV Дума |
---|---|---|---|---|
РСДРП | (10) | 65 | 19 | 14 |
Эсерлар | - | 37 | - | - |
Халык социалистлар фиркасе | - | 16 | - | - |
Трудовиклар | 107 (97) | 104 | 13 | 10 |
Прогрессив фирка | 60 | - | 28 | 48 |
Кадетлар | 161 | 98 | 54 | 59 |
Автономистлар | 70 | 76 | 26 | 21 |
Октябристлар | 13 | 54 | 154 | 98 |
Милләтчеләр | - | - | 97 | 120 |
Уң карашлы | - | - | 50 | 65 |
Фиркасез | 100 | 50 | - | 7 |
Барлыгы | 511 | 500 | 441 | 442 |
Думаны таратканда фиркаләр саны | 6 | 10 | 11-12 | 11-16 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Россия империясенең Дәүләт думасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.