Отар Георгиевич Анджапаридзе (12 февраль 1920, Батум — 27 май 1996, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия вирусологы, ССРБ һәм Россия вирусологиясе билгеле кеше, аңа нигез төзәүче һәм, берничә дистә ел Мәскәүдә ССРБ РМФА Сәламәтлек саклау вирус препаратлары институтының алыштыргысыз директоры була, институтка 1979 елда аның исеме бирелә.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 12 февраль 1920 |
Туу урыны | Батум, Россия империясе |
Үлем датасы | 27 май 1996 (76 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Җирләнгән урыны | Троекуров зираты[d] |
Һөнәр төре | галим |
Академик дәрәҗә | медицина фәннәре докторы[d] |
Бүләкләр |
Анджапаридзе Отар Георгиевич 1920 елның 12 февралендә Батум шәһәрендә мирза Георгий Несторович Анджапаридзе гаиләсендә туган. 1937 елда рус урта мәктәбен Батуми шәһәрендә тәмамлый. 1938 елда Мәскәүгә килә һәм 1-нче медицина институтына укырга керә. Хирург булырга җыена, әммә бер күзенең күз начар күрү сәбәпле медкомиссия үтә алмый. Нәтиҗәдә билгеле вирусолог була.
Мәскәүдә уку чорында әнисе ягыннан туганнарында 1-нчеТверская-Ямская урамында (шул елларда Горьковское урамы) яши. Медицина белемен 1943 елда Тбилисида тәмамлый. 1946 елга кадәр Батумида эпидемияга каршы эштә эшли. 1946 елдан алып — ССРБ Медицина фәннәре академиясенең Д.И. Ивановский исемендәге вирусология институтында тикшеренүче. 1950 елда — Дәүләт контроле институтында җитештерү контроле бүлеге мөдире (медицина биологик препаратларның Л.А.Тарасевич исемендәге дәүләт контроль институты).
1946 елда Орлова Татьяна Сергеевнага өйләнеп, Мәскәүгә күченә һәм Мәскәү фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1957 елда вирус препаратларының гыйльми-тикшеренү институтына эшкә килә, ары аның алыштыргысыз директоры була.
1963— 1965нче еллар ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының вируслы һәм бактерияле препаратлар җитештерү буенча баш идаралыгы начальнигы. 1965нче елдан Мәскәү вирус препаратлары фәнни-тикшеренү институтын җитәкли.
1971 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
Отар Георгиевичның балалары булмый, әммә ул бай иҗади һәм фәнни мирас калдыра, ул бүген дә көнүзәклеген югалтмый. Мәскәүдә Троекуров зиратында җирләнгән.
Отар Георгиевич Анджапаридзе — Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, медицина фәннәре докторы, ватан вирусологиясе үсешенә зур өлеш кертә. 400-дән артык тикшеренү һәм монография авторы, аның җитәкчелегендә 30 дан артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе уңышлы яклана.
Күп еллар дәвамында вируслы инфекция буенча Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эксперты, РМФА медицина профилактикасы бүлекчәсенең академик-секретаре итеп сайлана.
Фәнни эшмәкәрлегендә уңышлары өчен Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены (11.02.1980) ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм Халыклар Дуслыгы орденына лаек була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Отар Анджапаридзе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.