Ольга Васильева, Ольга Юрий кызы Васильева (рус. Васильева Ольга Юрьевна, 1960 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Россия галиме һәм мәгариф эшлеклесе, 2021 елның 30 июненнән Россия мәгариф академиясе президенты, Россия Федерациясенең мәгариф министры (2018—2020), РФ мәгариф һәм фән министры (2016—2018), тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2005), РМА академигы (2021), дин тарихы белгече, 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2014).
Ольга Васильева | |
---|---|
РФ мәгариф академиясе президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 30 июне | |
РФ мәгариф министры | |
Вазыйфада 2018 ел – 2020 ел | |
РФ мәгариф һәм фән министры | |
Вазыйфада 2016 ел – 2018 ел | |
Туган | 13 гыйнвар 1960 (64 яшь) Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Белем | Мәскәү дәүләт мәдәният университеты[d], РФ ЭЭМ дипломатия академиясе[d], М.А. Шолохов ис. Мәскәү дәүләт гуманитар университеты[d] һәм РФА Русия тарихы институты[d] |
1960 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә математик гаиләсендә туган. Бөгелмәдә урта мәктәпне (1974), Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлеген, В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының тарихи фәннәр һәм археология факультетын, РФ тышкы эшләр министрлыгы Дипломатия академиясенең Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, ССРБ тарих институтында (хәзерге РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институты) аспирантура (1990) тәмамлаган. «Совет дәүләте һәм Бөек Ватан сугышы елларында Рус православие чиркәвенең ватандарлык эшчәнлеге» (рус. Советское государство и патриотическая деятельность Русской православной церкви в годы Великой Отечественной войны) темасына кандидатлык (1990), «Совет дәүләтенең 1943-1948 еллардагы сәясәтендә Рус православие чиркәве» (рус. Русская православная церковь в политике Советского государства в 1943-1948 гг.) темасына докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.
Гыйльми эзләнүләр өлкәсе: Рус православие чиркәвенең XX гасырдагы тарихы, совет чорында дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләре, халыкара мөнәсәбәтләр, дини-сәяси экстремизм проблемалары. 24 фәннәр кандидаты, 2 тарих фәннәре докторы әзрләгән. Тарих һәм дин темаларын яктыртучы күп санлы ССРБ, РФ һәм чит ил фәнни журналларында («Вопросы истории», «Российская история», The New Times, La Nuova Europa һ.б.) мәкаләләре басылган. 110 фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы.
Ольга Васильева Сталинның эшчәнлегенә уңай бәяләр бирде, аеруча 1943 елда православие чиркәвенең кайбер институтларын торгызуны хуплады, ләкин сугыштан соң дини оешмаларга эзәрлекләү, репрессияләр, җәберләү турында онытып исәпкә алмый.
Оппозицион белгечләр православие дине карашлы шәхесне магариф министры урынына раслауны тәнкыйтьлиләр, хәттә "мракобесие килүе" дип атыйлар .
Хезмәтләре |
---|
|
О. Ю. Васильева — Россия тарихында хатын-кызлардан беренче мәгариф министры.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ольга Васильева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.