Нәҗип Бәдретдинов, Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдинов (1952 елның 15 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Байлар Сабасы) — баянчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең аккомпаниатор-концертмейстеры, җырлар авторы, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты (1992).
1952 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Саба районы үзәге Байлар Сабасы авылында туа. Әти-әнисе Урта Саба авылыннан. Әтисе оста гармунчы була, аның матур тавышлы тальянында үзлегеннән уйнарга өйрәнгәч, Нәҗипкә баян сатып алалар. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казан музыка училищесынә (1991 елдан Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы-көллият) укырга килеп, әзерлек төркемендә укый башлый. Ильяс Вәккас улы Әүхәдиев вафат булгач (1968), авылдан әзерлексез килгәннәрне (музыка мәктәбендә укымаганнарны) укудан чыгаралар. Байлар Сабасына кайтып, мәдәният йортына баянчы булып урнаша. Бер елдан Әлмәт музыка көллиятенә укырга керә. Укуны тәмамлап булмаячагын аңлагач (көллияттән егетләрне армиягә алалар), Үзбәкстанга китеп, геофизик экспедициядә бер ел эшли. Аннан кайткач, армиягә китә, Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә хәрби хезмәтен үти. Анда гитарада, электроорганда уйнарга өйрәнеп кайта. Байлар Сабасында вокаль-инструменталь ансамбль оештыра.
1975 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Студент елларында да мәдәният сарайларында эшләвен дәвам итә: Бауман урамындагы Горький клубында (кыска вакытта), Киров мәдәният сараенда (дүрт ел) баянчы булып эшли. Институтта уку елларында фольклор экспедицияләрендә катнашып, Себер татарларының җырларын өйрәнә.
Укуын тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә концертмейстер булып эшли башлый. Әлеге бүлектә ун елдан артык хезмәт итүе музыкантка зур профессиональ чыныгу бирә. 1987—2000 елларда филармониянең эстрада бүлегендә эшли. Бу елларда төрле төркемнәрдә оештыручы, музыкаль җитәкче буларак та эшләргә туры килә. Төрле елларда Рәшит Сабиров, Рабига Сибгатуллина, Хәнәви Шәйдуллин, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Асаф Вәлиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов, «Украина лилипутлары» шоу-төркеме белән концертлар куеп йөри.
2000 елда Татарстан телевидениесендә «Җырлыйк әле» дигән тапшыру ачып җибәрә. 2000 елның 26 ноябрендә тапшыру беренче тапкыр эфирга чыга. Тапшыруны кайчандыр тамашачылар күңелен яулаган, вакыт белән сыналган әсәрләргә нигезләргә тырыша. Халык иҗатына нигезләнгән музыкаль проект тиз арада тамашачылар арасында зур популярлык яулый һәм аны даими чыгарып тору өчен автор күп көч куя. ТНВга директор урынбасары булып Миләүшә Айтуганова килгәч, «Тапшыруыңны ябам», - дип әйтә. ТР Президенты Минтимер Шәймиевның сүзе белән тапшыру сакланып кала.
Татар тамашачысына ул җырлар авторы буларак та билгеле. 2000 елда җырлары тупланган «Гармунчы егет» исемле DVD-дискы дөнья күрә. YouTube өчен социаль темага җырлар яза. Музыкант буларак, аранжировкалар да эшли.
Нәҗип Бәдретдинов филармониянең сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшчәнлегендә, республика күләмендә үтә торган мәдәни чараларда актив катнаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нәҗип Бәдретдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.