Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры.
Гыйбадәтханәләр Шива Ходаена табынуга багышланган, ул төрле асаба исемнәреннән мәгълүм, аларның иң әһәмиятлесе Бхадрешвара.
Гыйбадәтханә | |
Мишон | |
Ил | Вьетнам |
Төбәк / район | Вьетнам, Куанг Нам провинциясе, Дуй Сюен административ районы |
Кайсы дини агымга карый | Шиваизм |
Нигезләнгән | 4-енче гасыр |
Мишон Дуй Пһу авылы янында урнашкан, ул Үзәк Вьетнамда Куанг Нам провинциясендә Дуй Сюен административ районында, Да Нангтан 69 км көньяк-көнбатышта һәм тарихи Чампа башкаласы Тра Кьеудан якынча 10 км да. Гыйбадәтханәләр ике тау сырты белән уратылган якынча ике километр киңлегендәге үзәндә урнашкан.
Безнең эраның 4-енче гасырдан 14-енче гасырга кадәр Мишонда үзән Чампа хөкем сөрүче династияләре патшалары дини церемония урыны булган һәм шулай ук Чам патшалары һәм милли каһарманнарының соңгы юлга озату урыны булган. Ул якындагы Чам шәһәрләре Индрапура (Донг Дуонг) һәм Симһапура (Тра Кьеу) белән якын бәйле. Вакытында урында 70 гыйбадәтханә һәм шулай ук Санскрит һәм Чам телендә күп язмалар белән стелалар булган.
Мишон мөгаен Һиндо-Кытайда иң озак кеше яши торган археологик урын, әмма аның архитектурасының күбесе Вьетнам сугышының бер атнасы вакытында АКШ бомбалавыннан җимерелгән булган.
Мишон гыйбадәтханә комплексы Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң алдынгы Һинду гыйбадәтханә комплексларының берсе дип санала. Ул еш Көньяк-Көнчыгыш Азиядә башка тарихи комплекслар, мәсәлән, Индонезиядә Явада Боробудур, Камбоджада Ангкор Ват, Мьянмада Баган һәм Таиландта Айюттһайя белән чагыштырыла. 1999 елда Мишон ЮНЕСКО тарафыннан дөнья мирасы урыны дип танылган булган. 23-енче очрашуында ЮНЕСКО Мишонны мәдәнияттә эволюция һәм үзгәреш мисалы буларак C(II) критериена туры килә дип кабул иткән.
Май Сонда булган 70-тән артык гыйбадәтханә һәм кабер безнең эраның 4-нче гасырдан 14-енче гасырга кадәр даталанган булган. Шулай да язмалар һәм башка шәһадәтләр хәзер эшләми торган корылмаларның 4-енче гасырда булуын күрсәтә. Комплекс тарихи Чампаның дини һәм мәдәни үзәге булырга мөмкин булган, шул ук вакытта хөкүмәт якындагы Симһапура яки Донг Дуонгта булган.
Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры.
Майсонда табылган шәһадәтләрнең иң иртә тарихи язылган вакыйгалар Патша Бһадраварман I эрасына карый (туры мәгънәдә "Алкышлы сугыш коралы", әмма шулай ук Jasminum sambac чәчәге мәгънәсендә, Вьет телендә Phạm Hồ Đạt), ул 380-енче елдан 413-енче елга кадәр хөкем сөргән һәм ул хөкеменең соңгы өлешен Кытай биләгән Төньяк Вьетнамга каршы сугышкан. Мишонда Бһадраварман Шивага табыну өчен Лингам белән залны төзегән, аның Санскрит исеме Бһадрешвара "Алкышланган Ходай", бу патшаның үз исеменнән һәм Шивага мөрәҗәгать итү өчен еш кулланыла торган "ишвара" сүзеннән тезмә сүз.
Патша Бхадраварман Мишонда стела корырга кушкан, анда язмада нигезләве турында язылган. Стелада бөтен Мишон үзәне Бхадрешварага багышланган дип язылган. Текст Бхадраварманның варисларына соравы белән бетәː "Миңа карата мәрхәмәтлектән мин биргән нәрсәне җимермәгез", Самсара һәм Карма доктриналарыннан чыгып, тагын шул өстәлгәнː "Әгәр дә Сез минем нигеземне җимерсәгез, сезнең төрле тумышлардагы яхшы гамәлләрегез минеке булыр һәм мин кылган барлык начар гамәлләр сезнеке булыр. Әгәр дә киресенчә, сез кертемемне тиешенчә тәэмин итсәгез, алкыш бары тик сезнеке булачак." Бһадраварманның варислары аның соравын ишеткән дип фараз итәргә була, чөнки Май Сон күп буыннар буена Чампаның дини хабы булып киткән.
Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры.
Бһадраварманның нигез салуыннан соң ике гасырдан артык вакыт узудан соң Бһадрешварага гыйбадәтханә янгын чыгып җимерелгән булган. 7-енче гасырда Патша Шамбһуварман (Вьет телендә Phạm Phạn Chi, Кытай теленнән Фан Че буларак транскрипцияләнә), ул 577 елдан 629 елга кадәр хөкем сөргән, гыйбадәтханәне янә төзегән. Шамбһу - Бһадрешвара исеме астында Ходайны янә урынына куйган һәм вакыйганың шәһадәте итеп стеланы корган. Стелада Шамбһу - Бһадрешвара дөньяның барлыкка китерүче һәм гөнаһны бетерүчесе дип расланган һәм ул "Чампа патшалыгында бәхетнең сәбәпчесе булсын" дигән теләкне чагылдырган. Стелада шулай ук патшаның үзенә кул чабылган булган һәм ул "төнне яктыртучы Җир Кояшы" дигән теләкне чагылдырган һәм аның даны "көзге кичтә ай кебек" калыккан дип расланган булган.
Ироник рәвештә Шамбһуварманның хөкеме вакытында Чампа тарихында иң җимергеч бәреп керү булган. Безнең эраның 605 елында Кытай генералы Лю Фанг хәзер төньяк Вьетнам булган даирәдән көньякка армия белән яу килгән, Шамбһуварманның фил йөртүчеләрен тар-мар иткән һәм Чампа башкаласын талаган һәм бер меңнән артык Буддачылык китабын һәм шулай ук элеккеге унсигез патша хөкем сөрүләре истәлегенә алтын такталарны керткән трофейларны алган. Төньякка таланган әйберләре белән кайтканда Кытай басып алучыларына эпидемия йоккан, аннан күпләр үлгән, шул исәптән Лю Фангны да кертеп. Үз чиратында Шамбһуварман кире патшалыгына кайткан, янә төзекләндерү процессын башлаган һәм Кытай сарай янына регуляр җибәрүләрне имин иткән, бу тынычландырып элек булган казадан арыну өчен эшләнгән булган.
20-нче гасырда Мишонны өйрәнүче Франция галимнәре "мәһабәт пропорцияләре, стиль борынгылыгы һәм бизәү байлыгы" белән аерылып торган бинаны Патша Шамбһуварман төзегән Шамбһу-Бхадрешвара гыйбадәтханәсе дип күрсәткәннәр. Галимнәргә "А1" буларак мәгълүм бина Вьетнам Сугышында АКШ һава бомбалавында аеруча җимерелгән булган һәм хәзер бары тик формасыз кирпеч өеме булып тора.
Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры.
Патша Пракашадһарма (Кытай теленнән транскрипциядә По Киа Пһо Па Мо) Чампа белән безнең эраның 653 елыннан якынча 687 елына кадәр хөкем сөргән. Хөкеме вакытында ул Чампаның чикләрен Көньякка киңәйткән һәм Кытайга илчеләр белән ясак (өйрәтелгән филләрне кертеп) җибәргән. Язмалар аны Мишон белән генә түгел, ә шулай ук якындагы Тра Киеу һәм Донг Дуонг шәһәр торак пунктлары белән бәйлиләр. Ул лингам өстеннән урнаштырыла торган "косалар" яки металлик втулкалар бүләк итү дини практикасын башлаган. Чампаның патшасы өчен гадәти булмаган рәвештә ул Шиваның гына түгел, ә шулай ук Вишнуның тугърысы булган.
Мишонда булган иң әһәмиятле стелаларның берсе Пракасадһарма тарафыннан 657 елда корылганы. Стеланың максаты патшаның дөнья хөкемдары буларак танылган Ходайны, ягъни Шиваны куюны искә алу булган, бу янә тууга илтә торган Карма орлыкларын җиңүгә ният белән. Стела әһәмиятле, чөнки анда патшаның бабалары алга сөрелә һәм ул Чампа хөкемдарларының дәвамлыгын янә мәгълүм итүдә зур ярдәм. Аның бабалары арасында Исанаварман I дигән Камбоджа патшасын билгеләп үтәргә мөмкин. Һәм Камбоджа патшалары кебек ул бабалары итеп брахман сәүдәгәр Каундинья I һәм Нага принцессасы Соманы күрсәтә.
Мишон — ул чам халкының Һиндләшкән патшалыгы Чампа патшалары тарафыннан 4-енче һәм 14-енче гасыр уртасында төзелгән үзәк Вьетнамда калдырылган һәм өлешчә хәрабә хәлендә Һинду гыйбадәтханәләре кластеры.
Дәвам иткән патшалар борынгы гыйбадәтханәләрне янә төзекләндергәннәр һәм яңаларны төзегәннәр. Күп гасырлар буена төрле үлчәмнәрдәге гыйбадәтханәләрне төзү дәвам иткән һәм Мишон Үзәк Вьетнамда Чам цивилизациясенең дини һәм мәдәни үзәге һәм шулай ук патшаларның һәм дини җитәкчеләрнең соңгы юлга озату урыны буларак хезмәт иткән.
Мишонда сакланып калган гыйбадәтханәләрнең күбесе, мәсәлән, Исанабһадрешвара безнең эраның 10-ынчы гасырында төзелгән булган. Бу чордан язмалар фрагментар формада сакланып калган. 10-ынчы гасыр башында Чам көч үзәге Донг Дуонг булган, бу Мишоннан ерак түгел. Гасыр ахырына Вьетлар белән сугышларда хәрби югалтулар нәтиҗәсендә ул көньяккарак Бинһ Динһ провинциясенә күчерелгән булган. Шулай да, Чам патшалары Мишонда гыйбадәтханәләрне периодик рәвештә яңартуларын дәвам иткән һәм хәттә яңа нигезләүләрне төзегән. Мишонда иң соңгы әһәмиятле Чам язмасы ул 1243 ел белән даталанган Патша Джая Индраварман V - нең багана язмасы. 15-енче гасыр башына Чамнар иң төньяк җирләрен Мишонны да кертеп Вьетларга югалтканнар.
Үзәк Вьетнамның Вьетнам императоры Ле Тһанһ Тонг тарафыннан яулап алып, Чампа патшалыкларның статусы автоном буйсынучы регионнарга кадәр кимеп һәм Чампаның бөлүе һәм ахыр чиктә төшүеннән соң Мишон комплексы кулланылмый башлаган һәм күбесенчә онытылган булган. Вьет халкы яши башлаган һәм Чам җирләрендә авыллар, шәһәрчекләр һәм шәһәрләр төзи башлаган. Ул 1898 елда Франция кешесе Камиль Мишель Пари тарафыннан янә табылган булган. Бер ел соңрак École française d'Extrême-Orient (EFEO) дигән гыйльми җәмгыять әгъзалары Мишонның язмаларын, архитектурасын һәм сәнгатен өйрәнә башлаган. 1904 елда алар башлангыч этапта тапканнарны Bulletin de l'École française d'Extrême Orient (BEFEO) дигән җәмгыять журналында нәшер иткәннәр. Анри Парментье Мишонның хәрабәләрнең тасвирламасын биргән һәм Луи Фино анда табылган язмаларны нәшер иткән.
1937 елда Франция галимнәре Мишонда гыйбадәтханәләрне төзекләндерә башлаган. 1937 һәм 1938 елда "A1" буларак мәгълүм булган төп гыйбадәтханә һәм аның тирәли кечкенәрәк гыйбадәтханәләр янә төзекләндерелгән булган. Башка төп гыйбадәтханәләр 1939 һәм 1943 еллар арасында янә төзекләндерелгән булган. Шулай да, күп тарихи биналар Вьетнам Сугышы вакытында җимерелгән булган. Гыйбадәтханәләр Вьетнам Халык Армиясенең өлеше һәм Вьет Конг нигез даирәсе булган һәм дәвам итеп Америка Кушма Штатлары авиациясе регионны 1969 елның августында бомбалаган. Тирәли җирләр һаман да куркыныч дип санала, чөнки шартламаган сугыш миналары бар.
Комплексның үзәгендә гыйбадәтханә урыннарының күпчелеге хәзерге көнгә кадәр сакланып калган. Шулай да, калган гыйбадәтханәләрнең корылма саклануларына борчылулары бар, шуларның кайберәүләре җимерелүгә бирешүчән. Гәрчә күп сыннар Франциягә яки Вьетнамда тарихи музейларга, мәсәлән, Да Нангта Чам Сынчылыгы Музеена күчерелгән булган, башкаларын in-situ музейда карап була, аны Германия һәм Польшадан иганәчеләр нигезләгәннәр. 1981 елда җитәкчесе Казмир Квятковски "Казик" булган Люблиннан Польша консерваторлары тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарылган булган. 2002 елдан 2004 елга кадәр Вьетнам Мәдәният Министрлыгы урынны тәэмин итү өчен якынча US$440,000 биргән. Дәвам итүче деградацияне туктату өчен ЮНЕСКО каралама планын Италия Хөкүмәте финанслаган һәм Япония иганәче булган. Бу тырышуларны шулай ук Дөнья Һәйкәлләр Фонды финанслаган.
Мишонда калган барлык биналар дини биналар дип ышаныла. Алар түбәндәге типларда:
Мишонның өйрәнүләрен 1899 елда башлаганда, Анри Парментье 71 гыйбадәтханәнең калдыкларын тапкан. Ул аларны күп гыйбадәтханәләрдән гыйбарәт 10 төп төркемне кертеп 14 төркемгә бүлгән. Идентификация максатлары өчен ул бу төп төркемнәрнең һәрберсен хәреф белән билгеләгән: A, A', B, C, D, E, F, G, H, K. Һәр төркем эчендә ул аны тәшкил иткән биналарга саннар билгеләгән. Шулай итеп "Мишон E1" Мишонда "E" төркеменә карый торган "1" номер белән билгеләнгән бинага карый."
Сәнгать тарихчылары Чампаның архитектур һәм сәнгать мирасын җиде стильгә яки үсеш фазасына төркемләгәннәр. Мишонда алты стиль һәм икесе шуннан килеп чыккан дип ышаныла. Алар Мишон E1 стиле һәм Мишон A1 стиле буларак мәгълүм. Аеруча "A1" буларак мәгълүм гыйбадәтханә Чамнарны архитектура шедевры буларак карала. Мишонда булган Чамның алты стиле түбәндәгеләр:
Мишонда күпчелек гыйбадәтханәләр кызыл кирпечтән ясалган булган һәм бары тик берсе ("B1" ярлыклы гыйбадәтханә) таштан ясалган булган. Хәттә Чам гыйбадәтханәләренең бизәкле кисүләр турыдан кирпечләргә киселгән булган, ә, мәсәлән, 9-ынчы гасыр Камбоджа Баконг гыйбадәтханәсендәге кебек кирпеч диварларга корылган комташ такталарга түгел. Хәзерге көнгә кадәр Чам төзүчеләре кулланган төзү техникасы тулысынча аңлаешлы түгел. Әлегә кадәр чишелмәгән мәсьәләләргә кирпечләрне утта пешерү, кирпеч арасында раствор, кирпечләрдә булган табылган бизәкле кисүләр тора.
Чампа кешеләре язмаларны Санскрит телендә дә, борынгы Чам телендә дә алып барганнар. Алар зур яфрак кебек вакытлы материалда һәм шулай ук ташта язганнар. Алар Һиндстаннан алынган язу системаларын кулланганнар. Вакытлы материалларда язмаларның берсе дә сакланып калмаган. Шулай да, күпсанлы таш язмалары сакланган, транскрипцияләнгән һәм хәзерге телләргә тәрҗемә ителгән булган.
Чампаның күпчелек әһәмиятле язмалары стелаларда, таш такталарда яки таш баганаларда, алар нәкъ язмаларны тоту максаты белән ясалган булган. Галимнәр Мишонда безнең эраның 5-енче һәм 12-нче гасыр арасында даталанган якынча 32 стела тапканнар.
Чам язмаларның темалары күбесенчә сәяси һәм дини. Алар патшалар яки югары хөкемдарлар тарафыннан аларның легитимлыгын илаһига бәйләнеше аша раслау перспективасыннан язылган. Күп язмаларда Илаһка бүләк, мәсәлән, җир, кеше, яки хәзинә бүләге, яки Илаһка багышланган нигезләү, мәсәлән, гыйбадәтханә, алтарь яки пьедестал турында язылган. Язмалар шулай ук әһәмиятле мәгълүмат белән тәэмин итә, мәсәлән, ил атамасы белән (типик рәвештә Санскрит язмаларда "Чампадеша", Чам язмаларында "нагара Чампа") һәм аның иң әһәмиятле шәһәр исемнәре: Симһапура ("Арслан Шәһәре"), Вирапура ("Рыцарьлар Шәһәре"), Раджапура ("Патшалар Шәһәре"), Виджайя ("Район"). Ахырдан, язмалар саны кызык тарихи вакыйгаларны тасвирлый яки шуларга ишарә итә, мәсәлән, 12-нче гасырда Чампа белән Ангкор арасында сугыш.
Күптән түгел вакыт кереш эшләре
Классик гыйльми эшләр
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мишон, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.