Михаил Николай улы Тухачевский (1893-1937) — ССРБ хәрби эшлеклесе, Ватандашлар сугышының чорындагы РККА (Кызыл Гаскәр) хәрби башлыгы, хәрби теоретик, Советлар Берлеге Маршалы (1935).
"Хәрбиләр эше" буенча 1937 репрессияләнгән, һәм атып үтерелгән, 1957 елда акланган.
Михаил Тухачевский | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Николай улы Тухачевский |
Туган | 16 февраль 1892 Россия империясе, Смоленск губернасы |
Үлгән | 12 июнь 1937 (45 яшь) Мәскәү |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР СССР |
Әлма-матер | Александр хәрби укуханәсе[d] |
Һөнәре | гаскәри, хәрби җитәкче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы һәм совет-поляк сугышы[d] |
Хәрби дәрәҗә | ССРБ маршалы[d] һәм пудпуручик[d] |
Тухачевский нәселе Толстой нәселе кебек борынгы татар морзалары ыругыннан чыккан, аның бабасы — Идрис морза булган, 14 гасырда низаглашу чорында Литвага качканнан соң Индрис дип йөртелә.
1893 елда Смоленск ярлы дворян гаиләсендә дөньягә килә, әнисе — крестьян хатыны.
1912 елдан Россия император гаскәрендә.
1914 Александровск хәрби училещесын тәмамлый, Семенов полкына керә.
Беренче Бөтендөнья сугышында Көнбатыш фронтында австриялеләр һәм алманнарга каршы сугыша.
Батырлыгы өчен ярым елда 5 орденга лаек була.
1915 елда Ломжа янындагы бәрелештә аның ротасы камап алына, Тухачевский әсирлеккә эләгә.
Әсирлектән 5 тапкыр качарга уңышсыз итеп тырыша, шуның өчен Ингольштадт качаклар төрмәсенә эләгә, анда Шарль де Голль белән таныша.
1917 елда төрмәдән 5 нче качу уңыш булып чыга, октябрьдә Россиягә кайта.
1918 елның мартында ирекле рәвештә Кызыл Гаскәргә керә. Көнчыгыш фронты сәргаскәре итеп билгеләнә.
Авустта Каппель җитәкләгән Ак гаскәргә Сембер янында җиңелә. Ләкин сентябрьдә Сембер шәһәрен ала. Шушы сугышта үз гаскәр башлыгы сәләтен күрсәтә.
1919 елда Төркистан гаскәре бергә Богырыслан операциясендә Войцеховский гаскәрен тар-мар итә.
1919-1921 елда Совет-Польша сугышында катнаша, башта уңыш итеп һөҗүм итә, ләкин тәвәкәлләп карар итеп җиңелә. Варшава янындагы җиңелү Тухачевский язмышына 1937 елда да йогынты ясаган.
1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыра.
1921 елда Тамбов баш күтәрүен бастыра, һава көчләре, туплар, химик корал да куллана.
1921 елда Хәрби академиясе башлыгы, соңрак РККА штабы башлыгы булып, Кызыл Гаскәрдә реформалар башлый. Ворошилов белән низаг сәбәпле 1928 елда Ленинград хәрби округы сәргаскәре итеп билгеләнә.
1935 елда 5 беренче маршал арасында (Блюхер, Буденный, Ворошилов, Егоров).
Зур реформаларга этәргеч бирә: танк гаскәрен булдыру, артиллерия, һава көчләрен үстерү.
Шушы зур үзгәрешләр "карт" хәрби башлыклары — Ворошилов, Буденный, Егоров, шулай ук Шапошников, Дыбенко, Белов арасында Тухачевскийгә карата нәфрәт хисләрен тудырган.
Шулай ук башка хәрби башлыкларда (Тухачевкий, Уборевич, Якир) Ворошилов эшчәнлегенә кискен тискәре мөнәсәбәте булган.
Бу низагта компромат, пычрату ысуллары кулланылган, нәтиҗәдә бу көрәштә Тухачевский төркеме җиңелә.
Сталин Ворошилов төркемен яклый һәм Тухачевский һәм аның тарафдарлары кулга алына. Газаплар астында Тухачевский "түнтәрелеш әзерләү"дә үз гаебен таный. Шул ук көнне 11 июньдә Мәхкәмә идән астында атып үтерелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Михаил Тухачевский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.