Бү үсемлекнең дәвалау сыйфатлары булуы турында борын гы заманнарда ук белгәннәр.
Йөкле хатыннарга аны косуга каршы чара буларак эчергәннәр. Төнәтмәсен йокысызлыктан интегүчеләргә, ашказаны спазмы, үт ташы авыруы, холецистит, авыртулы күрем вакытында, салкын тигәндә, бронхиаль астма җәфалаганда биргәннәр. Мелисса тир, сидек кудыру чарасы, көзән җыеруга, йөткерүгә каршы дәва булып исәпләнә.
Милисә | |
Кыскача исем | M. officinalis |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Melissa officinalis L., 1753 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Угыл уты |
Таксонның халык атамасы | Balm, Zitronen-Melisse, Маточина, Matičnjak, meduňka lékařská, Lemon balm, Garraiska, Sitruunamelissa, Citroenmelisse, Мелисса лекарственная, Matičnjak, Oğul otu, Ifar zizwi, 香蜂草, citroenmelisse, mélisse, Zitronenmelisse, sitruunamelissa, 香蜂花, 香蜂花, 山檨叶泡花树, 欧蜜蜂花 һәм abeyera |
Җимеш төре | чикләвекчек[d] |
Нәрсәнең чыганагы | melissa leaf[d] һәм melissa seed oil[d] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 3[d] |
Ареал таксона | Кытай |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=24036 |
Милисә Викиҗыентыкта |
Үсемлектә дуплау матдәләре, эфир майлары, каротин, органик кислоталар, С витамины бар.
Мелисса төнәтмәсе ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген яхшырта һәм аппетитны ача. Урт авырулары булганда, тешләр авыртканда, мелисса төнәтмәсе авыз чайкау өчен кулланыла. Төнәтмә әзерләр өчен, 8 балкашык мелисса яфракларына 2 стакан кайнар су салырга кирәк. 4 сәгать ябык савытта тотып, сөзәргә. Көненә 4 тапкыр ашар алдыннан чирек стакан эчәргә.
Күптән түгел Америка галимнәре мелиссаның тагын бер искиткеч яхшы сыйфатын ачтылар: ул целлюлит белән көрәшергә ярдәм итә икән. Моның өчен катлаулы булмаган процедура уздырырга кирәк. 1 бал калагы төелгән дарчин кайрысы (корица), шуның кадәр кара борыч, 6 тамчы мелисса эфир мае һәм 2 аш кашыгы зәйтүн (оливковое) мае алына. Бу кушылманы целлюлитлы урыннарга сөртәләр һәм ул урынны 1 сәгатькә ризык пленкасы белән төреп тоталар.
Әгәр буыннарыгызны ревматизм авыруы борчыса, бәрелгән, җәрәхәтле урыннар булса, түбәндәге киңәшне үтәргә була. 4 аш кашыгы мелиссаның яфрак-сабакларын ваклап, кайнар су белән пешекләргә һәм марля белән урап авырткан урынга куярга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Милисә (үсемлек), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.